«Тәгәрмәчле шифаханә»не көтәбез
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы күп профильле дүрт хәрәкәтләнүче комплекс оештырды.
«Тәгәрмәчле шифаханә» машинасы заманча җиһазланган, анда табиблар-белгечләр кабинетлары һәм лаборатория урнаштырылган. Шундый мобиль комплексларның берсе якын-тирә район халкына хезмәт күрсәтү өчен Яр Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына бирелде.
Әлеге мизгелдә медицина учреждениесе хакимияте кече шәһәрләргә һәм авыллар җирлекләренә, шул исәптә безнең районга да чыгу графигын төзү белән мәшгуль. 2019 елның 2 сентябреннән 7 сенә кадәр мондый шифаханә Актаныш районы халкына хезмәт күрсәтәчәк.
– Менделеевлылар да БСМП табиблары – невролог, уролог, кан тамырлары хирургы, кардиолог турында түләүсез консультация ала алалар. Аларга алдан язылу һәм тиешле анализлар бирү өчен үз участок терапевтларына мөрәҗәгать итә кирәк, – дип аңлатма бирде район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова. – «Тәгәрмәчле шифаханә»нең кайчан киләчәге халыкка өстәмә хәбәр ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев