Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ветераннарга – кайгырту һәм игътибар

Җиңү көне алдыннан район больницасында сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен палаталарны тикшерделәр. Инициаторлары ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы белән берлектә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе булган "Безнең кадерле ветеран" проекты бер елга исәпләнә һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана. - Район үзәк...

Җиңү көне алдыннан район больницасында сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен палаталарны тикшерделәр.
Инициаторлары ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы белән берлектә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе булган "Безнең кадерле ветеран" проекты бер елга исәпләнә һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана.
- Район үзәк больницасында терапия һәм хирургия бүлекләрендә биш койка-урынга исәпләнгән югары уңайлыклы өч палата булдырылды. Палаталар бераз ремонтка, туалет һәм ванна бүлмәләрен махсус җайланмалар белән җиһазлауга, микродулкынлы мичләр алуга мохтаҗ, - дип билгеләде баш табибның дәвалау бүлеге буенча урынбасары Ринат Бәширов.
- "Кулай мохит" республика проекты кысаларында зур эш башкару көтелә.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов сүзләренчә, ветераннар өчен имин шартлар тудыру өчен больница территориясен дә төзекләндерергә, саф һавада ял итү өчен җиһазларга кирәк.
Яңа бинада ветераннар өчен заманча уңайлы палата булдыру планлаштырыла. Проект эгидасында "Яшь гвардия" вәкилләренең һәм волонтёрларның ветераннарга шефлыгы каралган.
- без изге эшкә меценатлар, иганәчеләр һәм битараф булмаган кешеләр дә өлеш кертер дип ышанабыз, - дип ассызыклады Павел Степанович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск ветераннар актуаль