Сәламәтлек
Виктория – авырлык күтәрү буенча дөнья чемпионы
20-21 майда Швециянең Сундсвалль шәһәрендә ирләр һәм хатын-кызлар, егетләр һәм кызлар, юниорлар арасында яткан килеш авырлык күтәрү буенча Дөнья чемпионаты узды.
Анда 31 илдән 14тән 52 яшькә кадәрге 300гә якын иң көчле спортчы катншаты. Россия вәкилләре арасында Менделеевскидан Виктория Штейнке да бар иде. Пауэрлифтинг белән икенче елын гына шөгыльләнүенә карамастан,...
20-21 майда Швециянең Сундсвалль шәһәрендә ирләр һәм хатын-кызлар, егетләр һәм кызлар, юниорлар арасында яткан килеш авырлык күтәрү буенча Дөнья чемпионаты узды.
Анда 31 илдән 14тән 52 яшькә кадәрге 300гә якын иң көчле спортчы катншаты. Россия вәкилләре арасында Менделеевскидан Виктория Штейнке да бар иде. Пауэрлифтинг белән икенче елын гына шөгыльләнүенә карамастан, якташыбызның копилкасында инде төрле дәрәҗәдәге күпсанлы бүләкләре бар. Көндәлек шөгыльләр, яхшы физик әзерлек, үҗәтлеге һәм максатына омтылуы Викториягә югары җиңү алып килде - ул үз авырлык категориясендә дөнья чемпионы булды.
- Эмоцияләрне сүз белән генә аңлатып булмый, - дип тәэсирләре белән бүлеште спортчы. - Минем югары нәтиҗәләремдә тренерымның, әти-әниемнең өлеше зур. Ә Россия гимнын нинди горурлык белән җырладым! Безнең җыелма команданы 40 катнашучы тәкъдим итте, спорт каналларында ярышларның туры трансляциясе алып барылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев