Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Хастаханәдә кадрлар дефициты: Менделеевскида мәсьәлә ничек хәл ителә?

Район башлыгы торак белән тәэмин итүне кадрлар дефицитын хәл итүне төп дефицитны киметү шартларның берсе дип атады.

Кадрлар дефициты районда берничә юнәлеш өчен актуальлеген саклый. Аны хәл итү өчен барлык тырышлыклар да куела.
Радмир Илдарович билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклау өлкәсенә кадрлар җәлеп итү өчен төрле программалар тормышка ашырыла. Аларда медицина вузларына максатчан юнәлтү, бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре, республика Хөкүмәте грантлары һәм башкалар керә.

«Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова белән берлектә эшлибез. Безнең үзәк район хастаханәсендә «Земский доктор» һәм «Земский фельдшер» федераль программалары гамәлдә, медицина хезмәткәрләре өчен социаль ипотека программасы гамәлгә ашырыла. Дефицит булуга карамастан, уңай нәтиҗә дә бар. Үзәк район хастаханәсенә дүрт яшь белгеч килде, — дип билгеләп үтте Р. Беляев.

Район башлыгы торак белән тәэмин итүне кадрлар дефицитын хәл итүне дефиөитны киметүнең төп шартларның берсе дип атады. Ул ике күп фатирлы йортны проектлау тәмамлануы турында хәбәр итте. 60 фатирлы йортны төзү эшләре быел башланачак. Шулай ук Тыныч тауларда бер катлы йортлар төзү планлаштырыла. Аларда, шул исәптән, медицина персоналына да торак биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев