Яңа ветпунктта уңайлы шартлар
18 июльдә күпсанлы кунаклар, служба хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашында ветеринария пунктының яңа бинага күченүе уңаеннан тантана булды. Корней Чуковскийның изге куңелле доктор Айболит турындагы әсәре белән без кечкенәдән таныш. Безнең районда да яхшы табиблар - үз һөнәрен яратучы ветеринарлар бар. Алар хайваннарга ярдәм күрсәтәләр. Районның ветеринария службасы узган гасырдан калган...
18 июльдә күпсанлы кунаклар, служба хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашында ветеринария пунктының яңа бинага күченүе уңаеннан тантана булды.
Корней Чуковскийның изге куңелле доктор Айболит турындагы әсәре белән без кечкенәдән таныш. Безнең районда да яхшы табиблар - үз һөнәрен яратучы ветеринарлар бар. Алар хайваннарга ярдәм күрсәтәләр. Районның ветеринария службасы узган гасырдан калган тузган бинада урнашканлыктан, эш шартлары үзенчәлекле төркем пациентларны - кече туганнарыбызны тиешенчә кабул итәргә мөмкинлек бирмәде.
Президент инициативасы белән Татарстанда модульле-блоклы ветеринария пунктлары төзү буенча программа эшли башлады. Перспективада бу программага актив старт бирелгән районнар исәбенә Менделеевск та кертелде. Совхозная урамындагы ат спорты базасы белән янәшәдә ачык төрле төсләргә буялган яңа бина күз ачып йомганчы диярлек калкып чыкты.
Район башлыгы Игорь Привалов, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Чаллы территориаль бүлеге начальнигы Рөстәм Гобәйдуллин, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рөстәм Галәмов яңа бинага күченүчеләрнең шатлыгын уртаклаштылар.
Игорь Привалов сәламләү сүзендә болай дип билгеләп үтте:
- Агымдагы елда социаль билгеләнештәге 13 объектны куллануга тапшыру планлаштырыла. Төзү һәм ремонт эшләрен финанслау президент программалары кысаларында алып барыла. Районда оператив ярдәм өчен шартлар булдырылу куандыра. Бу пункт бердәнбер булмаячак.
Район башлыгы планда билгеләнгән эшләргә җаваплы мөнәсәбәтләре өчен төзүчеләргә рәхмәт белдерде һәм "Төзүче" ҖЧҖ директоры Юнес Готинга Рәхмәт хаты тапшырды.
Юнес Александрович-ның тәҗрибәле өч төзүчедән торган бригадасы объектта ике ай гына эшләде.
- Бу вакыт эчендә газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы Фәрит Хәбибуллин, тракторчы Фәнис Гыйльфанов, балта остасы Степан Супрунюк объектның инженерлык челтәрен сузып, территорияне төзекләндереп өлгерделәр. - Ә төп бинаны азнакайлылар төзеде, - дип сөйли Юнес Готин.
ТР Министрлар Кабинеты вәкиле Рөстәм Гобәйдуллин яңа ветеринария пунктларын төзүнең актуальлеген ассызыклады һәм халык өчен нәтиҗәле эшчәнлеге өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Яңа шифаханәнең символик ачкычы участок пункты мөдире - яшь белгеч Айгөл Хисмәтуллинага тапшырылды.
Район ветеринария баш табибы Тимур Галиевка почётлы кунаклар белән берлектә ал тасманы кисү хокукы бирелде. Тимур Мирзанурович бу өлкәдә ун елга якын эшли. Шул дәвердә үзен тәҗрибәле белгеч, алдына куелган теләсә нинди бурычны һөнәри осталыгын кулланып хәл итәргә сәләтле итеп танытты.
Гөлүс Сәлимов участокта 1979 елдан күңел биреп хезмәт куя. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында Гөлүс Мөдкәрович мөгезле эре терлеккә һәм, йорт хайваннарын да кертеп, барлык малларга квалификацияле ярдәм күрсәтә.
Чараның рәсми өлешен яңа бина буенча экскурсия дәвам итте, аның барышында җыелганнар ветеринария участогында билгеләнеше буенча куллану өчен барысы да әзер булуына инандылар.
- Биредә җиһазланган эш урыны белән табиб кабинеты, йорт хайваннарына экстрен һәм планлы операцияләр үткәрү өчен бүлмә, сыерларны ясалма орлыкландыру өчен лаборатория һәм ветеринария даруханәсе бар. Яңа пункт терлекләрнең йогышлы авыруларын диагностикалау һәм профилактикалауны кертеп, эпизоотикага каршы чаралар планын үтәүне тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк, - дип ышандырды Тимур Галиев.
Лариса Кривилёва
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 11:37Менделеевск яшьтәше - Зилә Сәгыйрова Зилә Сәгыйрова утыз елдан артык шифаханәнең хатын-кыз консультациясендә эшли4700
-
19 май 2022 - 09:23Шамил Садыйков: «Күп укыла торган материаллар һәм тугры укучылар телим!» «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Татарстанның массакуләм матбугат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.6900
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.7800
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш9600
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте11800
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август12900
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте14000
-
20 май 2022 - 13:46Менделеевск районы укытучылары өр яңа ноутбук алдылар2022 елда татарстан укытучылары Ак Барс Банктан 12 мең ноутбук алачаклар.4600
-
20 май 2022 - 10:34Менделеевск Химиклар көнен бәйрәм итүгә әзерләнәМасштаблы тантаналар 27 майда узачак.6000
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.21500
-
16 май 2022 - 15:18Менделеевск үзәк хастаханәсе хәбәр итә Бер атна эчендә 140тан артык менделеевлыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.18700
-
16 май 2022 - 16:43Менделеевскида сабантуй бәйрәме көне билгеле Район сабантуе 11 июньдә узачак18100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика