Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

“Яман шеш” диагнозы – үлем карары түгел

Сәламәтлек - сакларга һәм кайгыртып торырга кирәк булган кеше тормышындагы иң төп кыйммәт. Сәламәтлекне саклауда профилактикага әйдәп баручы урын бирелә, шул исәптән вакытында медицина тикшерүе, мәҗбүри диспансеризация үтүгә. Яман сыйфатлы шешләр - авыруларның һәм үлемнең төп сәбәпләреннән берсе. Белгечләр раславынча, иртә стадиядә ачыклаганда бүгенге көндә ракны җиңеп була. Үзәк больница...

Сәламәтлек - сакларга һәм кайгыртып торырга кирәк булган кеше тормышындагы иң төп кыйммәт. Сәламәтлекне саклауда профилактикага әйдәп баручы урын бирелә, шул исәптән вакытында медицина тикшерүе, мәҗбүри диспансеризация үтүгә.

Яман сыйфатлы шешләр - авыруларның һәм үлемнең төп сәбәпләреннән берсе. Белгечләр раславынча, иртә стадиядә ачыклаганда бүгенге көндә ракны җиңеп була. Үзәк больница баш табибының медицина эшләре буенча урынбасары, балалар хирургы Александр Попов белән әңгәмәнең темасы: "Ракны ничек җиңәргә?"
- Александр Борисович, авыруларны, шул исәптән онкошешләрне башлангыч стадиядә барлау өчен оештырылучы 2014 елгы диспансеризация финишка якынлаша.
- Диспансеризация вакытында өч менделеевлыда башлангыч стадиядә яман сыйфатлы шеш булуы ачыкланды, алар исәпкә алынды. Ун кеше шул авыруга шик булу белән кабат тикшерүгә юнәлдерелде. Медицинада "Онкологик сагаю" төшенчәсе бар. Табиб һәр пациентны тикшергәндә ракка шик булу симптомнарын искәрмәдән алырга тиеш. Һәркем үзенә карата да шундый сагаю күрсәтергә бурычлы. Әмма еш кына киресенчә була - пациент медикларга соң мөрәҗәгать итә, шуның белән кыйммәтле вакытын югалта. Халыкта "яман шеш" диагнозы үлем карарына тиң дигән ялгыш фикер яши. Башлангыч стадиядә барланган шеш - ул дәвалана торган авыру, һәм хәтта соңрак этапта да. Бу кичектергесез һәм системалы дәвалануны таләп итүче хроник авыру.
- Куркыныч төркемгә кемнәр керә?
- Бүгенге көндә организмда яман сыйфатлы шешләр барлыкка килү һәм үсүнең төгәл сәбәпләре билгеле түгел. Әмма ракка этәрүче аерым сәбәпләр инде барлана. Кеше куркыныч төркемгә түбәндәге факторлар нәтиҗәсендә эләгергә мөмкин: тәмәке тарту, алкоголь куллану, уңышсыз нәселдәнлек, канцероген матдәләрнең һәм радиоактив нурланышның тискәре йогынтысы.
- Александр Борисович, онкологик ярдәм оештыруда нинди мөһим моментларны билгеләр идегез?
- Онкологик кабинет - ярдәм күрсәтүдә беренчел звено, анда 565 кеше диспансер исәбендә тора. Ел саен йөзгә якын пациент исәпкә баса. 2013 елда исәпкә алынган онкоавыруларның 32,3 проценты медицина тикшерүе вакытында ачыкланды. Бу районда профилактик тикшерүләрнең канәгатьләнерлек оештырылуын дәлилли.
Хәзер авыруның үлем, азганлыкның күрсәткечләре үсү күзәтелә. Онкоавыруларны исәпкә алу, авыруларга һәм яман шешкә шикле кешеләргә консультатив һәм диагностика ярдәме күрсәтү, кирәк булганда онкодиспансерга юллама бирү өстенлекле бурычлар булып тора.
- Белгечләр фикеренчә, иң киң таралган сөт бизләре рагыннан үлем очракларын киметү максатында ниләр эшләнә?
- 50-69 яшьтәге хатын-кызларга маммографик скрининг үткәрү республика программасы гамәлдә. Моның өчен 320 нче кабинетта табиб-онкологка язылырга кирәк. 2009 елдан район больницасында онкокабинет эшли, аның төп бурычы - визуаль локализацияләрдән ракны һәм шеш барлыкка китерүче авыруларны иртә ачыклау максатында ирләргә - 30 һәм хатын-кызларга 18 яшьтән профилактик тикшерү үткәрү. Онкокабинет хезмәткәрләре табиб-онколог Гөлнара Миля һәм шәфкать туташы Раушания Ситдыйкова Казанда БДБ һәм Евразия илләре онкологларының VIII съездында катнаштылар, аларга сертификатлар тапшырылды.
- Александр Борисович, химиотерапия шеш күзәнәкләренең үсешенә киртә куярга һәм аларны таркатырга сәләтле төп дәвалау ысулы булып тора. Ул кайда һәм ничек үткәрелә?
- Онкоавыруларның 80 проценты дәвалауның теге яки бу этабында химиотерапиягә мохтаҗ. Үзәк больницада химиотерапия курсы үткәрелми. Процедура Казанда онкодиспансерда башкарыла. Ул химиотерапия вакытында гадәти госпитализация яки көндезге стационар шартларында курс булырга мөмкин.
- Сезнең менделеевлыларга тәкъдимнәрегез. Мәңгелек сорау: "Нәрсә эшләргә?"
- Иртәгәсе көнгә ышаныч булсын өчен, диагностика үтү дә җитә. Һәм аны даими эшләргә кирәк. Бүгенге көндә ракны җиңәргә була! Иң мөһиме - башлангыч стадиядә барлау. Менделеевлыларга сәламәт һәм тулы кыйммәтле тормыш белән яшәргә киңәш итәм. Иң элек зарарлы гадәтләрдән арынырга. Ә безнең бурыч - онкоавыруларны профилактикалау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: менделеев Менделеевск яналыклары яман шеш