“Ящур” исемле дошман үтеп кермәс
Мин шәхси хуҗалыкта үстерелгән натураль азык-төлекне куллануга өстенлек бирәм. Терлекчелек продукциясен якын чит илдән кертәләр. Теге яки бу илдә терлекләрнең йогышлы авырулары белән хәл имин дип әйтеп буламы? Тәкъдимнәр алу өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә? Безнең даими газета укучыбыз сорауларына ТР буенча Россельхознадзор идарәсе вәкилләре А.Литвинов, Л.Шабиев, Е.Юнысованың җавап бирүләрен үтендек....
Мин шәхси хуҗалыкта үстерелгән натураль азык-төлекне куллануга өстенлек бирәм. Терлекчелек продукциясен якын чит илдән кертәләр. Теге яки бу илдә терлекләрнең йогышлы авырулары белән хәл имин дип әйтеп буламы? Тәкъдимнәр алу өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә?
Безнең даими газета укучыбыз сорауларына ТР буенча Россельхознадзор идарәсе вәкилләре А.Литвинов, Л.Шабиев, Е.Юнысованың җавап бирүләрен үтендек.
- Агымдагы ел башыннан Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсенең дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары "Бигәш" һәм "Казан" халыкара аэропортларында тикшерү үткәрделәр һәм 241 килограммлык терлекчелек продукциясенең 99 партиясе тоткарланды. Мисал өчен, 10 июньдә "Бигәш" һәм "Казан" аэропортларында 25 авиарейс тикшерелде. Авиапассажирларның кул йөге һәм багажларын тикшергәндә Таҗыйкстаннан Россиягә законсыз чыгарылучы йорт шартларында ясалган эремчек алынды.
Бу территориядә ящур табылу сәбәпле, Россельхознадзор ул республикадан продукция кертүне вакытлыча тыйды. Аерым илләрдә себер язвасы, бруцеллёз, орнитоз, кош гриппы ачыкланды. Алынган продукт идарә хезмәткәрләре катнашында аэропортның үтильләштерү мичендә яндырылды. Яндыру юлы белән барлыгы 198 кг ит, сөт, умартачылык продукциясенең 88 партиясе юк ителде.
Йогышлы авыруларның үтеп керү һәм таралуыннан котылу өчен:
♦имин булмаган регионнардан терлекләрнең чи продуктларын кертү тыела.
♦Дәүләт ветеринария күзәтчелеге контрольлек итәргә тиешле йөкләр: терлекләр, кошлар, балык, ит, диңгез продуктлары, тиреләр, сөкәтләр, кыргый хайваннар, кош һәм балыкларның ау трофейлары ветеринария сертификатлары белән озатылырга тиеш. Алар булмаганда, йөкләр алынырга һәм юк ителергә тиеш.
Рәйсә Әхмәтова
Контакт телефоннары:
8(8552) 71-25-35, 8(843) 277-65-38, 294-01-91 (9.00-17.00 сәгатькә кадәр), Идарәнең ТР буенча ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге электрон кабул итү рәсми сайты - һttp://rsn-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев