Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

“Яшь патриот”

Түбән Камада узган шундый исемле традицион чарада "Кама таңнары" приюты командасы да катнашты. Патриотик хисләр, Ватан һәм халык тарихына хөрмәт уяту максатыннан оештырылган уен балаларны Бөек Ватан сугышы тематикасын ачкан әсәрләр, җырларны белүдә, автоматны сүтеп-җыюда, беренче медицина ярдәме күрсәтүдә сынады. Капитан Диана Худжанова җитәкчелегендәге команданың педагоглар ярдәмендә чыгарган "Хәрби кәгазь"е...

Түбән Камада узган шундый исемле традицион чарада "Кама таңнары" приюты командасы да катнашты.
Патриотик хисләр, Ватан һәм халык тарихына хөрмәт уяту максатыннан оештырылган уен балаларны Бөек Ватан сугышы тематикасын ачкан әсәрләр, җырларны белүдә, автоматны сүтеп-җыюда, беренче медицина ярдәме күрсәтүдә сынады. Капитан Диана Худжанова җитәкчелегендәге команданың педагоглар ярдәмендә чыгарган "Хәрби кәгазь"е жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде.
Ул 7 менделеевлы Советлар Союзы геройларына багышланган иде.
Команда призлы урын яуламаса да, аларның чыгышы уңай бәяләнде. Диана кубок һәм сувенирга, башкалар бүләкләргә ия булдылар. Бәйгедән соң командалар Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Кама таћнары Тњбђн Камада