Үзенчәлекле спорт фестивале
«Химик» спорт-сәламәтләндерү комплексында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле, ләкин сәламәтрәк, көчлерәк булу теләге чиксез булган кешеләр арасында җәйге спорт фестивале узды.
Спартакиада 40тан артык көчле рухлы спортчыны җыйды. Чараны инвалидлар җәмгыяте Яшьләр һәм спорт идарәсе, «Патриот» клубы һәм шәһәр ТИСлары белән берлектә оештырды.
Нәтиҗәләр ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында шәхси зачётта ясалды. Пневматик мылтыктан атуда беренче урынны Татьяна Тарасова яулады, икенче – Раилә Артамонова, өченче − Татьяна Прохорова. Ир-атлар арасында пневматик пистолеттан атуда Алик Мустаевка тиңнәр булмады. Икенче урын Сергей Камашевта, өченче – Александр Даниловта. Шашка уеннарында Татьяна Тарасова лидер, аның артыннан призлы урыннарны Татьяна Прохорова һәм Мария Кукаркина яуладылар. Шахмат турнирында Николай Прохоров җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннада − Александр Максютин һәм Мансур Садыйков лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев