Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Зона ярышлары – безнең районда

    Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Россиянең Махсус Олимпиадасы программалары буенча X Республика ярышларының зона этабы Менделеевск шәһәренең коррекция мәктәбендә узды. Анда Актаныш, Мөслим, Әгерҗе, Тукай, Түбән Кама, Кукмара һәм безнең район командалары катнашты. Турнир Татарстан һәм Менделеевск районы гимннары яңгыравында спортчылар парады белән башланды. Чараны алып баручы педагог Алсу Вәлиева баш судья...

    Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Россиянең Махсус Олимпиадасы программалары буенча X Республика ярышларының зона этабы Менделеевск шәһәренең коррекция мәктәбендә узды.

    Анда Актаныш, Мөслим, Әгерҗе, Тукай, Түбән Кама, Кукмара һәм безнең район командалары катнашты. Турнир Татарстан һәм Менделеевск районы гимннары яңгыравында спортчылар парады белән башланды. Чараны алып баручы педагог Алсу Вәлиева баш судья "Батыр" яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Валерий Баклушиннан командаларның әзерлеге турында рапорт кабул итте. Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Фәнүзә Яковлева һәм коррекция мәктәбе директоры Дамира Сәлимханова, кунакларны сәламләп, ярышта катнашучыларга лаеклы җиңүләр теләделәр.
    - Без балаларны физик һәм хезмәт тәрбиясе белән тормышка яраклашырлык итеп тәрбияләргә омтылабыз. Моның өчен барлык шартлар тудырылган. Шәкертләребез спортны яраталар һәм төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашалар. Узган ел командабыз мини-футбол буенча икенче урынны алды. Армрестлинг буенча да шәхси беренчелектә призлы урыннар яуланды. Укучылар бүген дә сынатмаслар дип өметләнәм, - дигән фикерен белдерде Дамира Әхмәдулловна.
    Ярышлар ике урында оештырылды һәм бик киеренке барды. Кызлар һәм малайлар шәхси беренчелек һәм команда җиңүе өчен дә көч сынаштылар. Валерий Баклушин, спортчылар Алина Горохина, Александра Безбородова катнашындагы судьялар коллегиясе ярышларны гадел хөкем иттеләр.
    Нәтиҗәдә Менделеевск коррекция мәктәбе командасы өченче урынга лаек дип табылды. Беренче урында - Кукмара, икенче - Тукай районнары. Безнең районнан Руслан Лебедев шәхси беренчелектәге призерлар өчлегенә керде.
    Җиңүчеләргә истәлекле медальләр, катнашучы дипломы һәм бүләкләр тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: