Үзвакытында вакцинация ясату – суык тиюдән котылу
Урамда көз, көннән-көн суыта, димәк суык тию сезоны якынлаша. Бу уңайдан Менделеевскида һәм районда халыкка вакцинация үткәрелә. Халык прививка ясатамы соң?
Уңай яисә тискәре
Эльвира Низамова:
– Соңгы алты айда ел саен вакцинация ясатам, чөнки 2012 елда ничек итеп грипп белән авырганымны әле һаман да оныта алмыйм.
Елена Антипова:
– Балалар һәм үзем грипптан прививка ясатабыз. Әти-әни, каенатам һәм кайнанам да вакцинация ясаталар, әйткәнне көтмиләр.
Галина Данилова:
– Вакцинациядән соң кешенең грипп белән авырмау мөмкинлеге 100 % ук түгел, билгеле. Ләкин аңа грипп тисә дә, авыру барышында катлаулыклар булмаячак. Миңа прививка ясатылган. Кызганычка каршы, грипп вирусы организмда үзен ничек хис итәсен алдан белеп булмый, шуңа күрә прививканың файдасы булыр дип уйлыйм.
Прививка нәрсә эшләтә?
Әгәр дә гриппка каршы үзвакытында прививка ясатсаң, организм үзенә көч туплый башлый һәм берүк вакытта барлык инфекцияләрдән дә саклый. Вакцинация ясаткан кешедә грипп вирусы үрчеми, чөнки махсус аксымнар, прививкадан соң барлыкка килгән антителалар аларны юкка чыгара. Димәк, кеше миллионлаган вирус кисәкчәләре бүлеп чыгармаячак. Прививканы, иммунитет формалашсын өчен, авыручылар саны артканчы ясатырга кирәк.
Без сезне көтәбез
Гриппка каршы вакцинация район үзәк хастаханәсе шифаханәсендә ясала. Өлкәннәр поликлиникасының прививка кабинеты көн саен 8:00дән 19:00га кадәр кабул итә, шимбә һәм якшәмбе – 8дән 14 сәгатькә кадәр. Терапевт кизү тора. Балалар шифаханәсе дә эшли, анда педиатр бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев