Сипкеллеләр бәйрәме
Гассар исемендәге мәдәният сараенда мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр "Сипкелләр" концертында катнаштылар. Балалар бакчаларында, иҗат үзәгендә, сәнгать мәктәбендә, Гассар исемендәге мәдәният сараенда шөгыльләнүче нәниләр остазлары ярдәмендә беренче уңышларга ирештеләр. "Вокал" номинациясендә I дәрәҗә диплом белән Рената Шиһабетдинова бүләкләнде (8 нче бакча, җитәкчесе Л.Гыйниатуллина). Камилла Садыйкова, Ксения Япаева (Гассар исемендәге мәдәният сарае,...
Гассар исемендәге мәдәният сараенда мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр "Сипкелләр" концертында катнаштылар.
Балалар бакчаларында, иҗат үзәгендә, сәнгать мәктәбендә, Гассар исемендәге мәдәният сараенда шөгыльләнүче нәниләр остазлары ярдәмендә беренче уңышларга ирештеләр.
"Вокал" номинациясендә I дәрәҗә диплом белән Рената Шиһабетдинова бүләкләнде (8 нче бакча, җитәкчесе Л.Гыйниатуллина). Камилла Садыйкова, Ксения Япаева (Гассар исемендәге мәдәният сарае, Л.Улько, А.Абрамова) I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Ансамбльләр арасында "иң-иң" дип 1 нче балалар бакчасы (Н.Кормильцева), "Росинка", "Ля-ля-фа" (мәдәният сарае, А.Абрамова, Л.Улько) берләшмәләре аталды.
"Хореография" номинациясендә 2 нче бакчаның "Очаровашки" (И.Будник), "Шатлык" (сәнгать мәктәбе, Л.Закирова), "Умка" (13 нче бакча, Е.Вәлишина), 1 нче бакча биючеләре (Н.Кормильцева), "Очарование", (БИҮ, Г.Зиннәтуллина), "Шатлык" (сәнгать мәктәбе, Н.Хөрмәтуллина) аталды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»
Нет комментариев