Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Абалачта кышкы Сабантуй

Лариса Кривилёва Шимбә көнне иртүк Абалач җирлеге ягына машиналар агылды. Спортчылар һәм җа-натарлар, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре, кунаклар "Авыл егетләре" исемле тамашалы чарага эләгү өчен ашыктылар. - Бу бәйрәм районда күркәм традициягә әверелде. Ул, җирлектән җирлеккә географиясен үзгәртеп, 12 нче тапкыр үткәрелә. Быел эстафета таякчыгы абалачлыларда, -...

Лариса Кривилёва
Шимбә көнне иртүк Абалач җирлеге ягына машиналар агылды.
Спортчылар һәм җа-натарлар, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре, кунаклар "Авыл егетләре" исемле тамашалы чарага эләгү өчен ашыктылар.
- Бу бәйрәм районда күркәм традициягә әверелде. Ул, җирлектән җирлеккә географиясен үзгәртеп, 12 нче тапкыр үткәрелә. Быел эстафета таякчыгы абалачлыларда, - дип билгеләде мәртәбәле кунак - район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Игорь Привалов, авыл мәктәбе каршындагы иркен мәйданда тезелгән спортчылар парадын җылы сәламләп. - Узган ел команда зачетында турайлылар беренчелекне алды. Бүгенге ярышларның лидеры кем булыр - вакыт күрсәтер. Сезгә уңышлар телим. Бәйрәм котлы булсын!
Район гимны яңгырый. Флаг күтәрү хокукы Рүзәл Шәймөхәммәтовка бирелә.
Баш судья Ринат Фәттахов авыл спорт уеннарына старт бирә. Тәҗрибәле тренер-укытучылар И.Елизарова, В.Елизаров, С.Сәлиев, О.Якимов, Э.Суфиев, Р.Шәймөхәммәтов, Ю.Дюжакин, Э.Савкин составындагы судьялар коллегиясе катнашучыларны ярышлар шартлары белән таныштыра һәм үз эшенә керешә.
Авыллар командаларына көчләрен, җитезлекләрен сынау мөмкинлеге бирелә.
- "Авыл егетләре" - үзенчәлекле кышкы Сабантуй. Шул ук азарт һәм күтәренке кәеф. Шул ук төп геройлар - авыл халкы. Язгы чәчү кампаниясен оештыру һәм үткәрүгә дә аз вакыт калып бара. Ә әлегә ял итәргә, энергия, көч тупларга була, - дип бүлешә "Газпром-межрегион-Казан" ЯАҖ генераль директоры киңәшчесе, Абалач җирлегеннән район Советы депутаты Рөстәм Гафаров.
Чаңгычылар ярышларга әзерләнә. Бөрешледән спортчы Флүсә Соловьева үзен ышанычлы тота.
- Мин җиңүгә өметләнәм, хәер, бу иң мөһиме түгел. Ярышлар күтәренке кәеф, рух көрлеге бирә, - ди ул, чемпион исемен алу өчен теләсә кайсы минутта старт сызыгыннан алга ыргылырга әзер булып.
Командаларны яклар өчен ярышка килгән җирлекләр башлыклары стартка әзерлекне күзәтәләр, җиңүчеләрне шатланып каршылыйлар.
- Без үзебезнекеләр өчен дә, Татар Чаллысы җирлеге башлыгы Татьяна Кузнецова өчен дә җан атабыз. Аның чаңгыда ничек җиңел барганын карагыз әле, - диләр Илнар Ахунҗанов, Ландыш Шияпова, Валентина Мамакова, Мансура Сәлимуллина, Валентина Пономарева.
Чаңгыда ярышучы Абалач мәктәбе укытучысы Алсу Сабитованың җанатарлары арасында апасы Гүзәл Шәехова да бар.
- Алсу җиңел атлетика белән шөгыльләнә. Аның спорттагы уңышлары медальләр белән билгеләнгән, - дип сөйли Гүзәл.
Вагыйз Җиһануров һәм дүрт яшьлек Зарина күзләрен дә алмый хатынын һәм әнисен күзәтәләр.
- Тормыш иптәшем Кристина Николаевна чаңгы спортын ярата. Ә мин - юк. Шуңа күрә кызым белән яклау төркемендә генә торабыз.
Флорида Латыйпова финишта якташларын елмаеп каршылый.
- Гүзәл Идиатуллина һәм Рәмзия Зиннәтуллина - спортчылар. Ярышта сынатмадылар дип уйлыйм. Мин аларның җиңүләрен телим.
Нәтиҗәдә чаңгы ярышлары җиңүчеләрне ачыклады: Денис Антонов (Яңабирде), Камил Әбүаисов (Турай), Кристина Җиһанурова (Абалач), Рәмзия Зиннәтуллина (Турай).
Волейбол турнирын хуҗалар һәм Монай командалары ачты. Әйләнә схемасы буенча азартлы уенда Иске Гришкин волейболчылары алдынгы булды.
Һәрвакыттагыча, күпчелек җанатарларның игътибары көрәш келәменә юнәлдерелде. Көндәшләр милли көрәш буенча әзерлекле техника күрсәттеләр.
Беренчелекне Турайдан Айдар Нуриев алды.
- Мин милли көрәш белән дүртенче сыйныфтан бирле шөгыльләнәм. Спортның бу төре ир-атлар өчен мөһим: характерны чыныктыра, даими шөгыльләргә этәрә.
Армрестлингта Михаил Иванов (Яңабирде) һәм Эльвира Хәбибрахманова (Тойгуҗа) җиңү яуладылар. Гер спортында Монайдан Леонид Прохоровка тиңнәр булмады. Шахмат гроссмейстеры дип Ижёвкадан Василий Краснов танылды. Бау тартуда иң көчлеләр - турайлылар.
Мәктәпнең актлар залында "Юность" РМЙ һәм Абалач мәдәният йорты артистлары, фольклор коллективлары, җирле эстрада солистлары, алып баручылар Виктор Никифоров һәм Рәкыйга Хәмәтгалимова катнашында концерт булды.
Җиңүчеләр һәм призёрлар район башлыгының Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр. Территория хуҗалары - "Абалач" ҖЧҖ җитәкчесе Альбирт Шияпов, җирлек башлыгы Ландыш Шияпова эгидасында авылның бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре - кунакчыллык, Александр Макаров җитәкләгән яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, Хәйдәр Һадиуллин җитәкчелегендәге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре чараны оештырулары һәм үткәрүләре өчен рәхмәт сүзләренә лаек.
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт Менделееввск Менделееввк яналыклары