Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче уңышлар

Яр Чаллыда бадминтон буенча республика күләмендә Чулман арты лигасы беренчелеге узды. Актаныш, Әгерҗе, Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама һ.б. төбәк командалары арасында менделеевлылар да сынатмады. Бу төр спорт белән бер ел тирәсе генә шөгыльләнүче апалы-сеңелле Лиза һәм Настя Чугуновалар беренче уңышка ирештеләр. Лиза, үз яшь категориясендә иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, беренче...

Яр Чаллыда бадминтон буенча республика күләмендә Чулман арты лигасы беренчелеге узды.
Актаныш, Әгерҗе, Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама һ.б. төбәк командалары арасында менделеевлылар да сынатмады. Бу төр спорт белән бер ел тирәсе генә шөгыльләнүче апалы-сеңелле Лиза һәм Настя Чугуновалар беренче уңышка ирештеләр. Лиза, үз яшь категориясендә иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, беренче урын яулады. Настя өченчелеккә чыкты. Алар шулай ук йөзү, өстәл теннисы белән шөгыльләнәләр һәм чаңгыда шуалар. Алмаз Шәрипов малайлар арасында өченче урын алды. Ул футбол уйнарга ярата һәм яхшы күрсәткечләргә ирешә. Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр, очрашу истәлеге итеп футболкалар тапшырылды. Ә Лиза профессиональ ракетка белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт Менделеевск яћалыклары