Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Безнең җайдаклар “югарыда”

11 августта Физкультурачылар көненә багышланган конкур буенча район беренчелеге булды. "Батыр" спорт мәктәбенең ат спорты базасында Казан, Чаллы, Бөгелмә, Алабуга, Ижевск, Зәй, Менделеевск шәһәрләре клубларыннан 20 спортчы катнашты. Конкур буенча ярышларны беренче мәртәбә күзәтеп, катнашучыларның күбесе кызлар булуына гаҗәпләндек. Менә алар, җайдакларның ап-ак формасын киеп, атлары белән оста идарә итәләр....

11 августта Физкультурачылар көненә багышланган конкур буенча район беренчелеге булды. "Батыр" спорт мәктәбенең ат спорты базасында Казан, Чаллы, Бөгелмә, Алабуга, Ижевск, Зәй, Менделеевск шәһәрләре клубларыннан 20 спортчы катнашты.
Конкур буенча ярышларны беренче мәртәбә күзәтеп, катнашучыларның күбесе кызлар булуына гаҗәпләндек. Менә алар, җайдакларның ап-ак формасын киеп, атлары белән оста идарә итәләр. Гадәти булганча, башта бераз йөреп алу. Шул вакытта без ярышлар программасы һәм чабышчылар белән танышабыз. Иң яшь катнашучы - Ижевскидан 11 яшьлек Елизавета Яковенко, ул үзенең Престиж кушаматлы юртагыннан ике яшькә генә өлкәнрәк. Ә инде аларның икесенә ике зур кубок һәм күпсанлы медальләре бар.
Маршрутлар берничә: беренчесе - 90 см биеклектә каршылыкларны җиңү, икенчесе - 110, өченчесендә каршылык - 115 сантиметр.
Менә ярышлар башланды. Һәр катнашучыны тын да алмый күзәтәбез. Ат өстендәгеләр җитез идарә итәләр; каршылыкларны җиңел үтеп, чабыш атларының тизлеген, көчен, түземлеген, шулай ук үзара аңлаша белүләрен күрсәтәләр. Атын тыңлата алмаган чабышчыга штраф очколары бирелә, ә аларны кирәгеннән артык кулланган өчен квалификациясен киметәләр.
Калифорния кушаматлы ап-ак аттагы үсмергә игътибар юнәлә, алар дистанцияне ялгышларсыз үтте. Ак аттагы принц якташыбыз Дмитрий Хәлиуллин булып чыкты, ул бу төр спорт белән өч елга якын шөгыльләнә.
- Конкур - кызыклы һәм шул ук вакытта куркыныч спорт төре, - дип сөйли Дмитрий. - Атлар - акыллы һәм түзем хайваннар, алар җайдакның кәефен сизәләр, шунлыктан хис-тойгыларыңны контрольдә, үзеңне кулда тота белү мөһим, шул чагында ияр өстендә утыруы да җиңелрәк булачак, - ди яшүсмер. - Хайваннар белән элемтә урнаштыру, үзара аңлашу өчен, без ат спорты базасы хезмәткәрләре белән берлектә аларны тәрбиялибез, ашатабыз, чистартабыз, ялларын тарыйбыз.
Тамашачылар арасында балалар күп. Гәрәевлар гаиләсе белән сөйләшәбез. Гаилә башлыгы Айрат улы Әнвәр һәм кызы Азалия белән менделеевлылар өчен җан атарга килгән.
- Ярышларны күзәткәннән соң, улым әлеге мәктәптә шөгыльләнергә теләк белдерде, аның карарын хуплыйм, бу спорт төре баланың физик әзерлеге өчен файдалы, шулай ук шәхес буларак көчле рух тәрбияләргә ярдәм итә, - ди әңгәмәдәшем.
Ат спорты базасы начальнигы Юрий Ефремов сүзләренчә, мондый ярышлар бездә беренче тапкыр үткәрелә. Шуңа да карамастан, безнең спортчылар ярышларда абсолют җиңүче булып, яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.
Арина Льдокова (Менделеевск) балалар арасында җиңүче булды, һәвәскәрләр арасында - Алина Февралева (Менделеевск). "Яшь ат" номинациясендә Честь-Хиро чабышкысы җиңү яулады (җайдак Галина Демина, Казан). 110 см һәм 115 см биеклектәге каршылыкны җиңүдә Рамил Гайсов (Менделеевск) иң көчле булуын дәлилләде.
Вәсилә Мортазина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев