Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Боз сараенда хоккей буенча Татарстан беренчелеге

4 гыйнварда "Айсберг" боз сараенда 2005 елда туган малайлар арасында хоккей буенча Татарстан беренчелегенең беренче этабы старт алды. Беренче булып бозга кыр хуҗалары - "Лигры" һәм "Чаллы-2" командалары чыкты. Автошәһәрдән килгән кунаклар 5:0 исәбе белән ышанычлы җиңү яуладылар. Чаллы командасы сакчысы Эрнст Әминов сөйләвенчә, ул хоккей белән дүртенче ел шөгыльләнә....

4 гыйнварда "Айсберг" боз сараенда 2005 елда туган малайлар арасында хоккей буенча Татарстан беренчелегенең беренче этабы старт алды.
Беренче булып бозга кыр хуҗалары - "Лигры" һәм "Чаллы-2" командалары чыкты. Автошәһәрдән килгән кунаклар 5:0 исәбе белән ышанычлы җиңү яуладылар.
Чаллы командасы сакчысы Эрнст Әминов сөйләвенчә, ул хоккей белән дүртенче ел шөгыльләнә. Команда буенча дусты Никита Иванов - капкачы, ләкин бүген сакчы буларак уйный.
- Ни өчен хоккейны сайладыгыз?- дип сорауга, үсмерләр:
- Чөнки бу чын ирләр шөгыльләнә торган спорт төре, - дип җавап бирделәр.
Менделеевлылар Лилия һәм Данил Мироновлар икетуган энеләре - Актанышның "Лачын" командасы уенчысы Булат Гариповны хупларга килгәннәр. Актанышлылар Түбән Каманың "Нефтехимик-2" командасына лаеклы көндәш булдылар.
- Монда уен өчен шартлар кулай, - дип билгеләп үтте "Нефтехимик" тренеры Родион Гафуров.
Түбән Каманың җанатарлары никадәр актив булсалар да, матч "Лачын" файдасына 6:2 исәбе белән төгәлләнде.
Менделеевскидан "Лигры" һәм "Чаллы-3" командалары очрашуы чемпионатның йомгаклау уены булды.
Ивановлар турнирга гаиләләре белән килгәннәр.
- Без улыбыз Максим һәм җирле уенчылар өчен җан атабыз, - дип сөйли гаилә башлыгы Пётр.
- Максим хоккейга йөри башлаганнан соң, җыйнаграк була, яхшырак укый башлады, характерында ныклык, команда әгъзалары белән оешканлыгы барлыкка килде. Дөрес, җәрәхәтләр дә алды.
Алар фикеренчә, уйнау тәҗрибәсе нәтиҗәгә зур йогынты ясады, ә көндәшләрдә ул күбрәк булып чыкты.
Өч көнлек турнир түгәрәк системасында узды, биш команданың һәркайсы икенче этапка һәм финалга чыгу хокукы өчен көрәште. Нәтиҗәдә Чаллы хоккейчылары беренче һәм икенче урыннарны яулады. Өченче урын - Актаныштан "Лачын" командасында. Менделеевскиның "Лигры" командасы, Түбән Каманы җиңеп, дүртенче урынга чыкты.
- Команданы хупларга әти-әниләр һәм хоккей яратучылар килүе шатландыра, - ди Боз сарае директоры Юрий Дмитриев. - Без җанатарларга рәхмәтле. Команда яхшы уйнады, егетләр булдыралар.
Ольга Смолькова
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев