Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Фестивальдән уңай тәэсирләр

Вәсилә Мортазина 4 нче мәктәптә Сталинград сугышының 70 еллыгына багышланган физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт бәйрәме булды. Чара башланганчы җыелып өлгергән ярышта катнашучыларның бер өлеше теннис уйнады, кайберәүләре дротиклар ыргытты, өченчеләре дусларча әңгәмә корды. Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина җыелганнарга ихластан котлау сүзләре җиткерде. - Сезнең күңелегездә һәрвакыт...

Вәсилә Мортазина
4 нче мәктәптә Сталинград сугышының 70 еллыгына багышланган физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт бәйрәме булды.
Чара башланганчы җыелып өлгергән ярышта катнашучыларның бер өлеше теннис уйнады, кайберәүләре дротиклар ыргытты, өченчеләре дусларча әңгәмә корды.
Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина җыелганнарга ихластан котлау сүзләре җиткерде.
- Сезнең күңелегездә һәрвакыт яз булсын. Сәламәтлек һәм уңышлар телим.
Ярышлар биш спорт төре буенча узды. Яткан җирдән штанганы салмак күтәрү буенча Юрий Сидоров һәм Мария Урсегова беренче урынны алдылар. Шашка һәм шахмат буенча Николай Прохоровка тиңнәр булмады. Григорий Драмарецкий һәм Мария Кукаркина өстәл теннисы буенча җиңү яуладылар. Рәфис Нәбиев һәм Мария Урсегова дартс уенында төз атучылар булуларын дәлилләделәр. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Рәфис Равилевич җиңүчеләрне тәбрикләде.
Урамда буран булу сәбәпле, ярышта барлык теләүчеләр дә катнаша алмады. Әмма килгәннәре канәгать калдылар. Катнашучы Мария Кукаркина тәэсирләре белән уртаклашты:
- Мондый чаралар яшәешебез өчен мөһим. Бүген без вакытны бушка уздырмадык, дуслар белән аралаштык, уңай хисләргә баедык. Безгә спорт фестивале оештырган инвалидлар җәмгыятенә, өлешчә алганда Рәфис Нәбиевка, Рөстәм Миңнегәрәевка, Елена Бондаренкога рәхмәт белдерәбез.
Фестивальне үткәрү иганәчеләр Р.Хәбибуллин һәм Р.Моратовның матди ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Эмма Панфилова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары инваспорт