Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Инвалид спортчыларның автоузышы Менделеевскидан узды

Менделеевск шәһәре инвалид спортчыларның республика күләмендәге агитация автоузышы маршрутына керде. Һәр елны үткәрелә торган акциянең максаты - спортны үстерү һәм популярлаштыру, инвалид спортчылар санын арттыру. Узышта катнашучылар составында легендар шәхесләр - дүрт мәртәбә дөнья чемпионы һәм Туринда паралимпия уеннарында җиңүче чаңгычы Ирина Полякова, шахмат уены буенча республика чемпионы Светлана Миникеева...

Менделеевск шәһәре инвалид спортчыларның республика күләмендәге агитация автоузышы маршрутына керде.
Һәр елны үткәрелә торган акциянең максаты - спортны үстерү һәм популярлаштыру, инвалид спортчылар санын арттыру. Узышта катнашучылар составында легендар шәхесләр - дүрт мәртәбә дөнья чемпионы һәм Туринда паралимпия уеннарында җиңүче чаңгычы Ирина Полякова, шахмат уены буенча республика чемпионы Светлана Миникеева һ.б.лар. Спортчыларны район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, инвалидлар җәмгыяте, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге вәкилләре каршы алды.
Автоузышта катнашучылар туган якны өйрәнү музеенда, "Химик" стадионында, "Айсберг" боз сараенда, "Яшь мастер" палаталы лагерьда булдылар, анда балалар белән очрашып, үзләре, республика шәһәрләре буйлап нинди максат белән йөрүләре турында сөйләделәр.
Икенче көнне спортчылар ерак юлга чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары ныклы рухлылар