Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Менделеевск боксёрлары яңадан югарыда

1 февральдә "Химик" ССК бокс буенча региональара Бөтенроссия турнирын ачу булды. Вәсилә Мортазина Чара спортчылар парадыннан башланды. Ярышларны баш судья Нияз Хәмидуллин ачты. Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Корниенко сәламләде. - Мин сезне 2013 ел Универсиадасына багышланган ярышларда күрүемә шатмын. Менделеевск боксына чираттагы тапкыр балаларның мавыгуын ихлас хуплаучы Ильяс...

1 февральдә "Химик" ССК бокс буенча региональара Бөтенроссия турнирын ачу булды.
Вәсилә Мортазина
Чара спортчылар парадыннан башланды. Ярышларны баш судья Нияз Хәмидуллин ачты. Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Корниенко сәламләде.
- Мин сезне 2013 ел Универсиадасына багышланган ярышларда күрүемә шатмын. Менделеевск боксына чираттагы тапкыр балаларның мавыгуын ихлас хуплаучы Ильяс Вәлиев иганәчелек ярдәме күрсәтә. Судьяларның гадел хөкем итүләрен, катнашучыларга җиңүләр телим.
- Тренерлар составына рәхмәт сүзләре белдерәм. Озак еллар дәвамында чын спортчылар тәрбияләвегез алдында түбәнчелек белән баш иям, - диде чараны оештыручыларга "Чулман" базары директоры Ильяс Миңнеисламович Вәлиев.
"Мастер" үсмерләр клубы шәкертләре брейк-данс шоу күрсәттеләр.
- Бүген бу залда йөздән артык спортчы җыелды. Шәһәрләр географиясе киң: Яр Чаллы, Казан, Кама Аланы, Түбән Кама, Минзәлә, Ижевск, Алабуга, Менделеевск. Бу үсмерләр ярышында катнашучыларның тактик-техник әзерлеге генә түгел, батырлыгы да сынала, - дип ассызыклады бокс буенча СССРның спорт мастеры Нияз Хәмидуллин.
Флагны күтәргәннән һәм судьялар командасын тәкъдим иткәннән соң ярышлар башланды. Рингка беренче булып 1999-2000 елгы боксчылар чыкты. Бу категориядә Менделеевск командасын бокс белән ике ел шөгыльләнүче Самат Ибәтуллин тәкъдим итте. Ул җиде сугыш үткәрде, шуларның өчесендә җиңүче булды. Көндәше Яр Чаллыдан спортчы Игорь Нагаев иде. Даими шөгыльләр һәм эчке ихтыяры нәтиҗәсендә бу раундта якташыбыз алдынгы булды.
Менделеевск спортчылары җиңүгә омтылышларын һәм яхшы әзерлек техникасын дәлилләделәр. Нәтиҗәдә Владимир Нелазских, Дмитрий Байтуганов, Риналь Сайранов, Ислам Вәлиев, Александр Малинов, Игорь Судариков, Динар Чулаков беренче урыннарны алдылар, Илназ Вәлиев, Рияз Сәлахов - икенче, Денис Шаһабетдинов, Самат Ибәтуллин, Тимур Әхмәтгәрәев, Александр Иванов, Влад Недорезов - өченче. Җиңүчеләр медальләр һәм грамоталар белән билгеләнделәр. Үсмерләр белән тренерлар Марсель Шәфыйков һәм Эдуард Шакиров шөгыльләнә.
Эмма Панфилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Универсиаданы каршылап