Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт белән дуслар

Мәктәп яны лагерьларында беренче смена старт алды. Балаларның һәр көне күңелле һәм файдалы уза. Өченче мәктәпнең спорт мәйданында иҗат үзәге хезмәткәрләре оештырган "Тизрәк, биегрәк, көчлерәк" уены укучыларны төрле эстафеталарда, спорт ярышларында һәм темага караган интеллектуаль конкурста сынады. Катнашучылар үзләрен җитез дә, тиз дә, көчле дә, зирәк тә итеп күрсәттеләр. Тик...

Мәктәп яны лагерьларында беренче смена старт алды. Балаларның һәр көне күңелле һәм файдалы уза.
Өченче мәктәпнең спорт мәйданында иҗат үзәге хезмәткәрләре оештырган "Тизрәк, биегрәк, көчлерәк" уены укучыларны төрле эстафеталарда, спорт ярышларында һәм темага караган интеллектуаль конкурста сынады. Катнашучылар үзләрен җитез дә, тиз дә, көчле дә, зирәк тә итеп күрсәттеләр. Тик ярышлар җиңүчеләрне ачыкларга тиеш иде. "Кояш" (3 нче мәктәп, лагерь начальнигы Л.Колпакова), 7 нче мәктәпнең "Елмаю" (Э.Колобанова), 1 нче мәктәпнең "Салават күпере" командалары (Л.Халикова) призлы урыннар яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары беренче смена