Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт яңалыклары

Акробатика "Батыр" балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер З.Кабирова шәкертләре Әлмәт шәһәрендә узган акробатика буенча Татарстан беренчелеге һәм чемпионатында катнаштылар. Нәтиҗәдә, спорт мастерына кандидатлык программасы буенча чыгыш ясаучы Снежана Колбина беренче урынны яулады. Вадим Климов һәм Фаил Камалетдинов өченче урынга чыктылар. Җиңүчеләргә ТР спорт һәм туризм министрлыгы дипломнары тапшырылды. Конкурс...

Акробатика
"Батыр" балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер З.Кабирова шәкертләре Әлмәт шәһәрендә узган акробатика буенча Татарстан беренчелеге һәм чемпионатында катнаштылар.
Нәтиҗәдә, спорт мастерына кандидатлык программасы буенча чыгыш ясаучы Снежана Колбина беренче урынны яулады. Вадим Климов һәм Фаил Камалетдинов өченче урынга чыктылар. Җиңүчеләргә ТР спорт һәм туризм министрлыгы дипломнары тапшырылды.
Конкурс
Алабуга шәһәрендә "Прикамнефть" идарәсе призына конкур буенча беренчелек узды.
Ярышларда Казан, Ижевск, Алабуга, Менделеевск һәм башка шәһәрләрдән чабышчылар катнашты.
4 нче мәктәп укучысы Алмаз Гыйльфанов беренче урын яулады. 3 нче мәктәптән Рамил Гайсов өченче урынга лаек дип табылды. Алар белән тренерлар Н.Сотникова, Ю.Ефремов күнекмәләр үткәрә. Ат чабышында призлы урыннарны яулаучылар истәлекле медаль, кубок, Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Ирекле көрәш
"Батыр" яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер И.Гыйльманов шәкерте Виктория Штейинке Чаллы шәһәрендә уздырылган ирекле көрәш буенча ТР беренчелегенә ярышта икенче урынны яулады.
Бокс
Алабуга шәһәрендә узган Бөтенроссия Б классы турнирында Менделеевскидан Динар Чулаков һәм Артем Никитин катнаштылар.
Волгоград, Түбән Новгород, Киров, Марий Элдан килгән спортчылар үзара көч сынашты. Нәтиҗәдә Артем Никитин беренчелекне алды һәм мастелыкка кандидат булды.
Түбән Камада узган бокс республика буенча турнир "Нефтехим" предприятиесенең 45 еллыгына багышланды.
Ислам Вәлиев, Александр Малинов - беренче, Александр Иванов, Денис Шиһабетдинов икенче урынны яуладылар. Аларга "Батыр" спорт мәктәбе тренерлары Марсель Шафыйков, Эдуард Шакиров күнекмәләр бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары “Батыр” балаларспорт мђктђбе