Исерек хәлдә рульгә утыру кул күтәрү белән тәмамланган
Район суды юл-патруль службасы хезмәткәренә кул күтәргән 24 яшьлек машина йөртүчегә карата хөкем карары чыгарды.
Узган елның октябрендә “күңелле” халәттә руль артына утырган ваемсыз шофер абруена сизелерлек зыян китерде. Исереклеге өстенә, ул холыксыз да булып чыкты. ДАИ хезмәткәре документ тикшерү максаты белән машинасын туктаткач, бәла-йөртүче “хокукларын” даулый башлый: инспекторга йодрыгы белән суга, аны җиргә егылырлык итеп этеп җибәрә. Исерек автохуҗаның җинаятьчел гамәлләре нәтиҗәсендә хезмәткәрнең сәламәтлегенә уртача авырлыкта зыян килә.
Машина йөртүче суд тарафыннан РФ Җинаятьләр Кодексының 318 нче маддәсе 1 нче өлешендә каралган җинаять кылуда – власть вәкиленә карата көч куллануда гаепле дип танылды.
– Район прокуратурасы җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады, – дип билгели прокурор ярдәмчесе Алмаз Сәйфетдинов. – Гаепләнүче утырышта гаебен тулаем таныды. Суд аңа бер елга сынау срогы белән
шартлы рәвештә шулкадәр үк вакытка ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде.
Юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсызлыгына салкын караган автохуҗаларга катгый чаралар куллануга да карамастан, исерек килеш руль артына утыручылар кимеми. Андыйларны штраф санкцияләре һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү дә туктатмый. Ә әлге эш фигуранты белән булган очракта хәл кул күтәрү белән дә катлауланды. Шулай да суд аңа шанс бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев