Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Өченче яшь

Менделеевлы Марина Комарова 90 яшен билгеләде

Марина Ивановна бай әни һәм әби – аны алты баласы, 14 оныгы һәм 12 оныкчыгы чиксез ярата һәм кайгырталар. Юбилей көнендә дә йортка күпсанлы туганнары һәм якыннары җыелган иде.

Котлау миссиясе белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, Иске Гришкин җирлеге башлыгы Валентина Мамакова, ветераннар Советы һәм «Альфа» ТИС рәисләре Любовь Сорокина һәм Лидия Маслова, социаль яклау бүлеге вәкилләре килделәр.

– Сез – ишле гаиләгезнең терәге, балаларыгызга һәм оныкларыгызга үрнәк, – диде Ләйсән Камилевна, ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Валерий Чершинцевның исемле открыткаларын, чәчәк һәм истәлекле бүләк тапшырып. – Сез сугыш һәм аннан соңгы чор сынауларын үттегез. Әмма кыенлыклар сезне сындырмады, чыныктырды гына.

Чыннан да, М.Комарова сугыш елларында туган «Азинский» совхозында эшли, тыныч тормышта лаеклы ялга чыкканчы дуңгыз фермасында хезмәт куя.

Җиңү көнен ул менә ничек искә ала:

– 9 майда урманга корыган ботаклар җыярга киттек. Аларны арбага төяп өлгермәдек, авылдан Җиңү турында хәбәр китерделәр. Барысын да ташлап, өйгә йөгердек. Урамда халык күп, берәүләр елый. Икенчеләре көлә... Берникадәр вакыттан соң солдатлар кайта башлады. Кызганыч, барыбыз да якын кешеләребезне кочаклый алмадык, искегришкинлылар яу кырында күпләп ятып калдылар... Шуңа күрә минем теләгем бер генә: балалар һәм оныклар сугыш михнәтен, ятимлек ачысын татымасыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X