“Керәшен чибәре”
Алар акыллылар, сәләтлеләр һәм креативлар. Нәкъ менә шундый алты гүзәл кыз Мәдәният идарәсе һәм Халыклар дуслыгы йорты эгидасында Сәйтәк клубында узган “Керәшен чибәре” I район бәйгесендә төп титул өчен көрәштеләр. Аны клуб директоры Ясминур Гыйзәтуллина оештырды.