$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Подписка на районное издание через портал гос услуг Республики Татарстан

Татмедиа
Intertat
ИА Татар-информ
Иртәгә Бәзәкәдә авылның 500 еллыгы билгеләнә. Күләмле чарага җирлектә яшәүчеләр, күпсанлы кунаклар җыелачак. 
 
Программада:
10.00 – “Фан чишмәсен” ачу
11.00 – Ат чабышлары
12.30 – Бәйрәмне тантаналы ачу
13.00 – Спорт һәм милли уеннар, ярышлар
17.00 – Бәйрәм концерты (авыл Мәдәният йорты)
 
Ә биш йөз еллык авылның тарихы нинди? Укучыларны иң кызыклы биш факт белән таныштырабыз:
  •  Тумышы белән Бәзәкәдән булган тарих фәннәре кандидаты, доцент, гуманитар фәннәр өлкәсендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге премиясе лауреаты Альта Мәхмүтова мәгълүматлары буенча, ул Оренбургның Гражданлык палатасында тапкан иң борынгы документ – “7025 елгы грамота”. Елны юлиан календарена әйләндерсәк, димәк – 1517 ел. Авыл шул елдан башлангычын ала.
  • 1920 елга кадәр авыл Нократ губерниясе Алабуга өязе Салагыш волостена кергән. 
  • Нәни бәзәкәлеләр өчен беренче ясле-бакча 1933 елда ачыла. Сугыш чорында мәктәпкәчә учреждениенең кечкенә бинасында һәркайсында 25-25, 30ар сабый булган биш төркем тәрбияләнә. 
  • Бәзәкәле Шәмсетдин Усманов алтынчы башкорт полкы составында Россиядән француз гаскәрләрен кууда катнаша, шуның өчен истәлекле “1812 ел” көмеш медале белән бүләкләнә.
  • Бөек Ватан сугышы елларында фронтка 635 бәзәкәле китә, аларның 241е яу кырында мәңгелеккә ятып кала. 
 

 

Басылган: Авыл

Бәзәкә җирлегендә капиталь ремонттан соң яңа клуб ачылды. Эшләр Яңа елдан соң башланган иде, һәм, район җитәкчелеге йогынтысы белән, өзлексез барды.

– Бәзәкә талантлары белән данлыклы, – диде котлау сүзендә район башлыгы Валерий Чершинцев. – Биредә концертлар, спектакльләр даими узар дип ышанам.

Җирлек башлыгы Розалия Насыйфуллина һәм ««Кама» колхозы» ҖЧҖ директоры Азат Галимов Валерий Сергеевичка – ремонтка йогынтысы, төзүчеләргә сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт белдерделәр. Символик тасманы кискәннән соң, кунаклар һәм авыл халкы хуҗалар һәм күрше торак пунктлар артистлары көче белән әзерләнгән концерт карадылар. Алар тамаша, дискотека залларының, фойеның уңайлылыгын лаеклы бәяләделәр. Чара ахырында өлкәннәр өчен чәй табыны оештырылды.

 

 

Басылган: Авыл

Бәзәкә мәдәният йортында спектакль аншлаг белән узды.

Үзешчән артистлар авыл халкын һәм кунакларны Илфак Шиһаповның “Исерек айныса, хәерче баеса” комедиясе белән сөендерделәр. Хезмәт ветераннары Зиннур Хәбибуллин, Дамир Гыймазов, төрле һөнәр вәкилләре Фәрид Гәрәев, Кәүсәрия Шәйдуллина, Фәйрүзә һәм Илсур Хуҗаәхмәтовларны сәнгатькә мәхәббәт берләштерә. Алар концертларда, тематик чараларда актив катнашалар. Бу юлы да, рольләрне менә дигән итеп башкарып, артистлыкларын, актёрлык осталыкларын күрсәттеләр.
 
Комедия нигезендә бераз фантастик тарих ята. Ике күрше, гади колхозчылар, бакчада хәзинә таба. Алтын һәм акча аларның һәм хатыннарының башын әйләндерә. Алар кинәт байыйлар, ләкин җан тынычлыгын югалталар, ярыш башлана: кемнең машинасы яхшырак, телефоны текәрәк, ял итәргә кая барачаклар. Элеккеге изге күршелек мөнәсәбәтләре дә, күңел биреп сөйләшүләр дә юкка чыга...
Финал – хәзинәне конфискацияләү, барысын да үз урынына кайтара.
 
– Хезмәт белән яшәргә, мөнәсәбәтләрнең кадерен белергә – пьесаның асылы шунда, – диде сәламләү сүзендә мәдәният идарәсе начальнигы лилия Галиева. – Һәм Бәзәкә артистлары моны тамашачыга җиткерә алдылар. Клубта театр төркеменең эшләп килүе, ел саен спектакльләр куюы куандыра.
 
Лилия Фёдоровна коллективка театр сәнгатен популярлаштыруга керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
 
Спектакльнең уңышында авыл мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гомәрованың, тавыш операторы Розалия Насыйфуллинаның, декоратор Сәетҗан Ибәтуллинның өлеше зур
Басылган: Авыл

Бәзәкәдә җыр һәм биюләр, күңел ачулар белән Нәүрүзне – яз бәйрәмен һәм төрки халыкларның астрономик кояш календаре буенча яңа ел башлануны каршыладылар.
– Без шәкертләребезне алып килдек, – ди балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Гыйләҗева. – Мәктәпкәчә учреждениедә халык традицияләрен, гореф-гадәтләрне өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Ә балаларның бүген бәйрәмне карау, уеннарда катнашу мөмкинлеге бар. Клуб хезмәткәре Венера Хуҗәхмәтова нәниләрне тәмле коймак белән сыйлый.
Мәдәният йорты залында кул эшләре күргәзмәсе оештырылган. Биредә чиккән, бәйләгән, сәйләннән ясалган әйберләр, оригами, картиналар белән танышырга була.
Хезмәт ветераны Мәүлидә Исмәгыйлова челтәрле кофталар, итәкләр тәкъдим иткән.
 – Мин – элеккеге мәдәният хезмәткәре, – дип сөйли ул. – Традицияләрнең яңаруы куандыра. Безнең клубта бәйрәмнәр һәрвакыт күңелле үтә, авыл халкы арасында үзешчән артистлар күп.
Моның шулай икәненә чара кунаклары да инанды. Оештыручылар сценарийга бераз креатив та өстәгәннәр: Нәүрүз-матур (Раилә Сираҗетдинова) квадрациклда килде!
 – Бу оригиналь! – дип сәламли җыелганнарны Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева. – Бәйрәм яз, шатлык һәм рухи яңарыш символы булып тора. Барыгызга да иминлек, сәламәтлек һәм уңышлар телим.
Театрлаштырылган тамашада Нәүрүз каршылыклар очрата: Кыш (Кәүсәрия Шәйдуллина) көрәшсез үз хокукларын бирергә теләми. Алар биюләрдә, тапкырлыкта сынашалар. Яз гүзәленә умырзаялар – «Бизәк» хореография ансамбле кызлары ярдәм итә.
Концерт программасында җырчылар Фәния Мөхәмәтхатыйпова (Турай), Гөлнар Ситдыйкова (Песәй), Алена Данилова (Тат.Тәкәш) һәм башкалар катнашты. Бала-чага спорт ярышларында көч сынашты.
 – Нәүрүз белән без мул уңышлы елга өметләрне бәйлибез, – диде йомгаклау сүзендә чараны оештыручы һәм алып баручы авыл мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гомәрова. – Бәзәкәлеләр хезмәт сөючәнлекләре, шул ук вакытта күңел ача белүләре белән аерылып торалар. Бүгенге бәйрәм – моның ачык мисалы.
Рахилә Мирзаянова

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Басылган: Мәдәният

Сегодня 22.11.17

Второй этап конкурса "Самый классный КЛАССНЫЙ"

 

<a data-cke-saved-href="http://www.mt5.com/ru/" href="http://www.mt5.com/ru/" target="blank">Форекс портал"</a>

 

© 2011 - 2017. Менделеевские новости . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» 

Наименование СМИ: Менделеев яналыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ФС77-47615 от 07 декабря 2011 года.

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»
Email: Paradox_12@mail.ru

Яндекс.Метрика
RSS