$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Подписка на районное издание через портал гос услуг Республики Татарстан

Татмедиа
Intertat
ИА Татар-информ
Шундый исемдә 3 нче мәктәптә укытучылар көне һәм мәгариф учреждениесенең 30 еллыгына багышланган чара узды.
Бәйрәм көнендә иртә белән үк мәктәп фойесында музыка яңгырады. Укытучыларны өлкән сыйныф укучылары “пиратлар” образында каршы алдылар һәм аларны үзләренең “корабльләренә” алдылар. Квест барышында педагоглар ребуслар, кроссвордлар чиштеләр. Чара ахырында барлык остазларны татлы призлар көтте.
Аннан соң актлар залында рәсми өлеш булды. Җыелганнарга котлау сүзе белән мәгариф Идарәсе начальнигы урынбасары Фәнүзә Яковлева мөрәҗәгать итте. Ул иң яхшы укытучыларга ведомствоның мактау грамоталарын тапшырды. Мәктәп тарихы, аның бүгенге тормышы, киләчәк үсеше бәйрәмнең төп темасы булды, анда балалар, мөгаллимнәр, ата-аналар катнашты. Пеочетлы кунаклар сыйфатында педагогик хезмәт ветераннары Т.Масленникова, Н.Ионова, Л.Сәхәбиева, Ф.Мөхәмәдиева чакырылдылар, алар мәгариф учреждениесендә эшләгән еллардагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Рәхмәт йөзеннән укучылар ветераннарга кызыл розалар һәм продукт җыелмасы бүләк иттеләр. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Орлова үзе язган шигырьләрен укыды.
Котлау сүзләре белән 2А сыйныфының ата-аналар комитеты әгъзалары, элеккеге чыгарылышлар Илшат Кәшипов, Валентина Коростелева, Мария Казачкова һәм башкалар мөрәҗәгать иттеләр. Директор Евгений Ямщиков педагоглар коллективы һәм укучыларның уңышлары, мәктәпнең перспектив үсеше турында сөйләде.
Чара күңелләрне дулкынландыргыч һәм җылы атмосферада узды.
 
 
 
 
 
Басылган: Мәгариф
Менделеевскиның 50 еллыгы кысаларында 16 сентябрьдә «55 Параллель» «Өчпочмак Трофи-2017» кубогының йомгаклау этабы була. 
 
Оештыручысы булып район хакимияте яклавында «Покатушки 4*4» клубы чыкты. 
 
Чара юлсыз урында автомобиль спортын үстерү, йөртүнең техник һәм тактик осталыгын арттыру, ярыш рухын ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен һәм экологик тәрбияне пропагандалауны максат итеп куя.   Ярышларда Татартсан, Башкортсан, Удмуртия һәм Пермь краеннан экипажлар катнашачак. Иң көчлеләр юлсызлык сынауларын үтәчәк. Җиңүчеләр дүрт класста ачыкланачак: полироль, мод, туризм һәм супер-туризм.
Басылган: Шәһәр көненә
Иртәгә Бәзәкәдә авылның 500 еллыгы билгеләнә. Күләмле чарага җирлектә яшәүчеләр, күпсанлы кунаклар җыелачак. 
 
Программада:
10.00 – “Фан чишмәсен” ачу
11.00 – Ат чабышлары
12.30 – Бәйрәмне тантаналы ачу
13.00 – Спорт һәм милли уеннар, ярышлар
17.00 – Бәйрәм концерты (авыл Мәдәният йорты)
 
Ә биш йөз еллык авылның тарихы нинди? Укучыларны иң кызыклы биш факт белән таныштырабыз:
  •  Тумышы белән Бәзәкәдән булган тарих фәннәре кандидаты, доцент, гуманитар фәннәр өлкәсендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге премиясе лауреаты Альта Мәхмүтова мәгълүматлары буенча, ул Оренбургның Гражданлык палатасында тапкан иң борынгы документ – “7025 елгы грамота”. Елны юлиан календарена әйләндерсәк, димәк – 1517 ел. Авыл шул елдан башлангычын ала.
  • 1920 елга кадәр авыл Нократ губерниясе Алабуга өязе Салагыш волостена кергән. 
  • Нәни бәзәкәлеләр өчен беренче ясле-бакча 1933 елда ачыла. Сугыш чорында мәктәпкәчә учреждениенең кечкенә бинасында һәркайсында 25-25, 30ар сабый булган биш төркем тәрбияләнә. 
  • Бәзәкәле Шәмсетдин Усманов алтынчы башкорт полкы составында Россиядән француз гаскәрләрен кууда катнаша, шуның өчен истәлекле “1812 ел” көмеш медале белән бүләкләнә.
  • Бөек Ватан сугышы елларында фронтка 635 бәзәкәле китә, аларның 241е яу кырында мәңгелеккә ятып кала. 
 

 

Басылган: Авыл

Атлы кеше һәйкәленең яшерен мәгънәсе бар.

Әгәр ат алгы аякларын һавага күтәреп тора икән, димәк, кеше сугышта һәлак булган.

Атның бер генә аягы күтәрелсә, герой сугышта алган яралардан үлгән. 

Әгәр аякларының дүртесе дә постаментта тора икән, кешенең үлемендә сугыш гаепле түгел, дигән сүз.


ФОТОДА: Мәскәүнең Манеж мәйданында Жуковка һәйкәл. Георгий Жуков 1974 елның 18 июнендә 77 яшендә картаеп үлде.

Басылган: Җәмгыять
Шәһәр көненә район җитәкчелеге инициативасы белән Фомин урамының 24 һәм 21 нче йортлары фасадларында бөек рус химигы Дмитрий Иванович Менделеев һәм химия сәнәгате пионеры, Кокшанда химик завод төзүгә нигез салган Петр Капитонович Ушковның граффити портретлары барлыкка киләчәк.
 
Исегезгә төшерәбез, июль аенда “Граффити-Fest” региональ фестивале узды, анда республиканың иң яхшы граффитичылары катнашты. Алар шәһәр диварларына рәсемнәр ясадылар һәм Менделеевскины тагын да матурладылар. Фестивальдә җиңүчеләр Фомин урамы буенча торак йортларны бизәргә мөмкинлек алдылар.
 
– Менделеевскида район җитәкчелегенең әлеге сәнгать төрен яклавына һәм яшьләрне урам граффитиы белән шөгыльләнүгә этәргеч бирүенә без бик шат. Хәзер 24 нче йорт фасадына Дмитрий Менделеев портретын ясыйбыз. Эштә акрил һәм аэрозольле буяулар кулланабыз, – дип сөйлиләр Казаннан килгән граффитичылар Константин Комаров һәм Александр Ненарочнов. – Безнең хезмәтебез белән бу территория шәһәрнең күренекле урынына әверелер, мендеелевлылар танылган шәхесләрнең портретлары янында селфи ясарлар дигән теләктә калабыз.
Басылган: Җәмгыять
Мин туганнарым арасында прокуратура хезмәткәрләре юк дип уйлый идем. 2012 елның маенда ТР прокуроры Кафил Әмиров республика ведомствоара иншалар бәйгесендә миннән: “ Коростелёва фамилиясе Менделеевск районы прокуратурасы белән ничек бәйле?” дип сорагач, нәрсә дип җавап бирергә дә белмәдем.
 
Һәр кеше нәрсә дип җавап бирергә белмәгән, әмма җавап бирергә тиеш булган хәлдә каладыр. Өйгә кайткач, әтидән сорадым һәм Владимир Коростелёвның минем өч туган абый булуы, аның берничә ел безнең районда прокурор булып эшләве турында белдем. Шул көнне үк абый турында күбрәк белергә кирәк дип, үз алдыма максат куйдым. Әнә шулай берничә дистә еллар прокурор вазифасын башкарган кеше портреты туды.
 
Танышу
Минем әти полициядә хезмәтен башлаганда, абый Менделеевск районы прокуроры була. Озак уйлап тормыйча, мин язмам героеның әнисе – Алабугада яшәүче Таисия Фёдоровна белән сөйләшергә кирәк дигән фикергә килдем.
 
Владимир Ивановичның әти-әнисе йортында мине җылы каршы алдылар, бертуганының кызын күрүгә шатландылар. Чынлап әйтим, очрашуга җыенганда, прокурорны фильм һәм китаплардагы образ буенча күз алдына китердем. Схема бик гади: прокурор – “начар”, адвокат – “яхшы” һәм “нейтраль” – гадел судья. Ләкин бик нык ялгышканмын. Минем абый кечкенәдән җаваплы, акыллы, изге күңелле кеше, һәрвакыт якыннарына һәм туганнарына ярдәмгә килергә әзер була. Бала чактан В.Коростелёвның йөрәгендә гаделлек, намуслылык, зыян күргәннәрне якларга омтылу һәм гаеплеләрне җәзага тарту төшенчәләре урын ала. Мәктәптә аңа гуманитар фәннәр ошый, тарихны ярата. Ул вакытта Алабуга институтына филологик факультетка укырга керергә җыена, сынау бирергә килгәч, ручкасын өйдә онытып калдыруы исенә төшә. Берсе дә каләм, ручка биреп тормый. Бу вузга керү өчен көндәшлек булгандыр, күрәсең. Владимир әтисе янына эшкә барырга карар кыла.
 
Һөнәр сайлауда этәргеч
Минем абый тормышындагы икенче мөһим этап Россиянең Хәрби көчләрендә хезмәт итү. Аның часте Саратов шәһәреннән ерак түгел урнашкан була. Нәкъ менә шунда ул “чын тормыш мәктәбен уза”. Таисия Фёдоровна сөйләвенчә, улы гомере буе хезмәт иткән часте командирына рәхмәтле. Нәкъ менә ул Владимирга армиядән соң Саратов институтының юридик факультетына керергә киңәш итә. Гражданлык бурычын намус белән үтәп, Владимир Иванович Саратов прокуратурасында тикшерүче булып эшли башлый. Аннан соң карьера баскычыннан өскә күтәрелә: Менделеевск районы прокуроры вазифасына билгеләнү, соңрак Лениногорск, Казан, Уфа, Ульяновск һәм, ниһаять – Мәскәү, анда Генераль прокурор урынбасары булып хезмәт куя.
 
Гаделлек сагында
Бу кеше Менделеевск районында җинаятьчелек белән көрәштә күренекле эз калдыра. Биредә әле хәзер дә озын буйлы, төз гәүдәле, аксыл чәчле, җаваплы, җитди прокурорны хәтерлиләр. Бергә иңгә-иң куеп эшләгән кешеләр аны гадел җитәкче, шаян сүзләрне дә тиешле урында куланучы, дөрес карар кабул итүче буларак искә алалар.
 
– Прокурор булыр өчен, – дип сөйли Менделеевск районы прокуроры урынбасары Гүзәл Хәбибуллина, – аналитик фикер йөртә белергә, принципиаль, яхшы хәтерле һәм игътибарлы булырга кирәк. Владимир Иванович Коростелёв белеме һәм тәҗрибәсеннән тыш, төпле фикерле, уй-кичерешләрен, хисләрен тыеп тора ала иде, намусына беркайчан да тап төшермәде. Күзәтү һәм гаепләү өчен аеруча намуслы булу зарур. Прокурорның иң мөһим сыйфаты, минемчә, кешелеклелек. Ә бу сыйфатлар Коростелёвта җитәрлек. Шуның өчен, хөкем карарын чыгарганчы, прокурор йөз мәртәбә теге яки бу якны үлчәп карый иде. 
 
Ышанычлы тыл белән
Таисия Фёдоровна белән очрашканчы, мин Владимир Ивановичны әле дә Мәскәү прокуратурасында эшли дип уйлый идем, 2013 елның 1 мартыннан ул отставкага киткән булып чыкты. Шул ук елның августыннан Мәскәү өлкәсенең Россия Юстиция министрлыгы идарәсе начальнигы итеп билгеләнгән.
 
Һөнәри уңыш һәм хезмәт баскычлары буйлап күтәрелү аңа ничек бирелә соң? Таисия Фёдоровна билгеләвенчә, ир-ат уңышының 90 проценты хатын-кыздан тора. Нина Владимировна тормыш иптәшенең уңышларына чын күңелдән шатлана белә. Ул шәхси карьерасыннан өстен итеп гаилә учагын саклауны һәм кызлары Екатеринаны тәрбияләүне куя. Шуның өчен Нина Владимировнага Владимир Ивановичның уңышлары өчен зур рәхмәт.
 
Спиннер – хәзер популяр уенчык, аны һәр почмакта, зур шәһәрләрдә дә, кечеләрендә дә саталар. Журналист Евгения Кожеева аның ни өчен кирәк булуы белән кызыксынды.  Нәтиҗәләр –  автор язмасында.
 
Тарих алды
Спиннер турында мин беренче мәртәбә дустымнан ишеттем. Бу берничә ай элек булды. Ул миңа улының һәр көнне шул уенчыкны ал инде дип үтенүе турында сөйләде. Шул вакытта уйладым, үзем тугыз яшьлек бала тәрбиялим,  бу уенчык – антистресс турында бервакытта да ишеткәнем юк.
 
Очрашудан кайткач, улым бәлки  мондый могҗиза барлыгы турында белмидер дип уйладым. Глеб тыныч кына җавап бирде.
 
Ул әйләнә торган уенчык. Ишегалдындагы балаларның барысында да бар. Теләсәң, миңа да сатып ал.
 
Без балачакта өйдән иртүк чыгып китә, көне буена урамда йөри идек. Безнең уен приставкалары, кәттә телефоннар, планшетлар, компьютерларыбыз юк иде, үз күңелебезне үзебез күтәрдек. Ә хәзерге буын балаларының үз уенчыклары. Лего, фишкалар берсен-берсе алыштыра. Менә хәзер спиннерлар популяр.
 
Барысы да бик гади
Минем “Спиннер нәрсә ул?” дигән соравыма Интернет өч миллионга якын җавап бирде. Хәзер аңлыйсызмы, нинди кәттә әйбер. Чынлыкта спиннер –  куллар ярдәмендә хәрәкәтләнүче уенчык-әйләндергеч. Аның техник характеристикасы һәм функциясе бик гади. Уртасында подшипнигы булган пластик яисә тимер корпус (сирәк кенә башка материаллар да кулланыла). Подшипникта хендспиннерны тотып торучы “кнопкалар” беркетелгән. Куллар өчен әлеге әйләндергечнең физикасы гади генә. Минем карашка, нәкъ шунысы бу уенчыкны өлкәннәр арасында да, балалар арасында да популяр иткән. Кешеләрне ул гадилеге һәм логиклыгы белән яулаган, аңа зарядкалар, өстәмә җайланмалар, артык тән хәрәкәтләре, манипуляцияләр кирәкми. Спиннерны саклау һәм йөртү дә кыен түгел. Әйләндер дә үз алдыңа шатлан.
 
Ничә сум тора?
Менделеевскида стресска каршы уенчыкны кайда  сатып алырга мөмкин? Балалар товарлары бүлекләренең һәркайсында, универсаль кибетләрдә. Аларның берсендә мин кибетче белән сөйләштем:
 
Көненә ничә спиннер сатасыз?
 
Кайчан ничек, унны бәхәссез. Мин аны балалар гына ала димәс идем, өлкәннәр үзләренә дә, балаларына да бик теләп алалар. Кызлар һәм малайларга чикләүләр юк. Спиннер белән барысы да кызыксына. Бәяләре төрлечә, 90нан 250 сумга кадәр, – ди сатучы.
 
Зинһар өчен, миңа да берне бирегез, – дип үтендем мин.
 
Тәҗрибә
Әнә шулай безнең өйдә спиннер пәйда булды. Улым канәгать калды, ул аның турында хәбәрдар иде инде. Тулаем алганда тәэсирләр уңай, уенчыкның бернинди исе юк, аппаратның төсе дә модалы. Аны кулга алу белән үзенә карата, берөзлексез әйләндерәсе килә, хәрәкәтне туктатасы килми. Ул синнән берни дә таләп итми. Пароль дә, логин дә сорамый, документларга рөхсәт тә кирәкми, белдерүләр, проблемалар белән дә борчымый. Спиннер кулда әйләнә дә әйләнә, шуның белән тормыш мәшәкатьләрен бер мизгелгә оныттырып тора.
Басылган: Актуаль
Бүген Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталы электрон төрдә 240 хезмәт тәкъдим итә. Ел башыннан сервиста 1,9 миллион шәхси кабинет теркәлгән.
 
Түләүләрнең иң популяр төрләре ТКХ хезмәтләре, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен штраф түләүләр.
 
2017 елда республика халкына  55402184 электрон хезмәт күрсәтелгән.
 
Шуларның:
-төрле сораулар һәм гаризалар белән – 40577241 данә;
-чиратка язылганнар – 9130006;
- түләгәннәр – 7916012185 суммага 5694937 данә;
Башкарма комитетның мәгълүмати технологияләр белән тәэмин итү бүлеге начальнигы Андрей Талевнин сүзләренчә,  2017 елда безнең районда мәктәпкәчә учреждениеләргә йөргән өчен 12311186 сум күләмендә 4184 мәртәбә,  ТКХ хезмәтләре өчен 8 820216 сум күләмендә 3462 мәртәбә түләнгән.
 
Җәйге отпусклар чоры алдыннан ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы файдалы сервислар турында исегезгә төшерәбез, алар чит илгә чыгу белән бәйле көтелмәгән хәлләрне булдырмаска ярдәм итәчәк. “Суд приставлары” бүлегендә кулланучыга карата башкару производствосы турында мәгълүматны тикшерергә мөмкин. Моның өчен фамилия, исем, атагызның исемен һәм кайчан тууыгызны күрсәтергә кирәк. Биредә башкару производствосы номеры буенча кулланучы күпме бурычы булуын белә һәм түли ала.
 
Отпуск вакытында шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен  бозган өчен түләнмәгән штрафлар да күңелсезлеккә китерергә мөмкин. Штрафлар буенча мәгълүмат ТР дәүләт хезмәте порталында “ЮХИДИ һәм автохезмәтләр” бүлегендә күрсәтелә. Автомобильнең дәүләт номерын, язылган беркетмә яисә уникаль исәпләү идентификаторын (УИН) җыйганда кулланучы барлык штрафлары буенча тулы мәгълүмат ала һәм шунда ук түли ала. Илдән чыгуга  тоткарлыкка ТР буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре салган административ хокук бозулар өчен түтәнмәгән штрафлар сәбәп булырга мөмкин. Бу очракта түләү карар номеры буенча башкарыла. Икенче категория – салым бурычлары.  Салым исәпләүләрен һәм бурычларны түләү салым службасы җибәргән документның индексы яисә ИНН номеры буенча ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша мөмкин (“Салым хезмәте” бүлеге). 
 
Шунысын да билгелик, порталда түләү операцияләре Visa һәм MasterCard   түләү системалары, шулай ук “Мир” милли түләү системасы стандартларына туры килүче куркынычсызлык средстволарын куллану хисабына югары дәрәҗәдә куркынычсыз булып санала.  
 
Басылган: Актуаль
 
Менделеевскида яшәүче Пелагея Васильева 90 яшен билгеләде. Пелагея Павловнаны истәлекле юбилее белән башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы, торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча урынбасары Александр Белоногов котлады.
П.Васильева – сугыш чоры балалары вәкиле.
– Безнең балачакны сугыш урлады, – ди ул. – Кече яшьтән авыр хезмәттә үстек, ләкин төшенкелеккә бирелмәдек, үҗәтлек һәм тырышлык белән җиңүне якынайттык.
Шуңа күрә Пелагея Павловна җирдәге тынычлыкның кадерен белә, хәзерге буыннар сугышны белмәсен иде дип тели.
– Өлкән кешене хөрмәтләвегез өчен рәхмәт, – диде ул кунакларга, – безнең өчен иң мөһиме – игътибар.
 
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда район күләмендә мөселманнарның Мәүлид кичәсе узды. Анда Казаннан вәкилләр – җырчы, педагог, ТАССРның атказанган артисты, ТР халык артисты Мингол Галиев һәм аның шәкертләре, җырчылар Илдар Гаделшин, Динар Шәймәрданов катнашты.
Районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев кичәне гарәп телендә Коръән аятьләре белән башлады, вәгазь укыды һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең туган көне зур хөрмәт белән бәйрәм ителүен, Аллаһы Тәгалә аңа Коръән иңдерүен һәм аны адәм балаларына өйрәтергә боеруын билгеләде.
– Пәйгамбәребез әлеге кануннарча яшәүне өйрәтеп, гамәлдә үтәп, күрсәтеп калдырды. Аның сүзләрен, гамәлләрен, сөннәтен үтәү – мөселманның изге бурычы, – дип белдерде Ирек хәзрәт.
Чара барышында тирән эчтәлекле вәгазьләр, Коръән аятьләре, мөнәҗәтләр, хәдисләр укылды, Пәйгамбәргә салаватлар әйтелде, берүк вакытта татар һәм гарәп телләрендә видеоязмалар, шулай ук Расүлебезнең соңгы көннәре турында фильм күрсәтелде. Алып баручы “Азан” радиосы диджее Ильнур Фәйзрахманов залдагыларны Пәйгамбәребез (с.г.в)нең тормыш-көнкүреше, аның сөннәте белән таныштырды, сорауларга төгәл җаваплар биргән тамашачыларга дини китаплар өләште. Мәркәзебез кунаклары башкаруында, “Саумы, туган ягым”, “Сорармын дога”, “Үгет, нәсихәт”, “Әткәй йорты”, “Аллаһ сакласын” һәм башка җырлар, фәһемле мөнәҗәтләр кичәнең бизәге булды.
Мөселман дин кардәшебез Мәүлидә Исмәгыйлова тамашачы исеменнән дини һәм әхлакый темаларны яктыртучы, исламның асыл кыйммәтләрен аңлатучы бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерде.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Басылган: Җәмгыять
<< Беренчесе < Артка 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Алга > Соңгысы >>
Страница 1 из 23

Сегодня 21.11.17

Второй этап конкурса "Самый классный КЛАССНЫЙ"

 

&amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;lt;a data-cke-saved-href=&amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;quot;http://www.mt5.com/ru/&amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;quot; href=&amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;quot;http://www.mt5.com/ru/&amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;quot; target=&amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;quot;blank&amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;quot;&amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;gt;Форекс портал&amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;quot;&amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;lt;/a&amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;amp;gt;

 

© 2011 - 2017. Менделеевские новости . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» 

Наименование СМИ: Менделеев яналыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ФС77-47615 от 07 декабря 2011 года.

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»
Email: Paradox_12@mail.ru

Яндекс.Метрика
RSS