$itemmenu=
JRequest::getVar('option') =com_k2
JRequest::getVar('view') =itemlist

Подписка на районное издание через портал гос услуг Республики Татарстан

Татмедиа
Intertat
ИА Татар-информ
Шундый исемдә 3 нче мәктәптә укытучылар көне һәм мәгариф учреждениесенең 30 еллыгына багышланган чара узды.
Бәйрәм көнендә иртә белән үк мәктәп фойесында музыка яңгырады. Укытучыларны өлкән сыйныф укучылары “пиратлар” образында каршы алдылар һәм аларны үзләренең “корабльләренә” алдылар. Квест барышында педагоглар ребуслар, кроссвордлар чиштеләр. Чара ахырында барлык остазларны татлы призлар көтте.
Аннан соң актлар залында рәсми өлеш булды. Җыелганнарга котлау сүзе белән мәгариф Идарәсе начальнигы урынбасары Фәнүзә Яковлева мөрәҗәгать итте. Ул иң яхшы укытучыларга ведомствоның мактау грамоталарын тапшырды. Мәктәп тарихы, аның бүгенге тормышы, киләчәк үсеше бәйрәмнең төп темасы булды, анда балалар, мөгаллимнәр, ата-аналар катнашты. Пеочетлы кунаклар сыйфатында педагогик хезмәт ветераннары Т.Масленникова, Н.Ионова, Л.Сәхәбиева, Ф.Мөхәмәдиева чакырылдылар, алар мәгариф учреждениесендә эшләгән еллардагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Рәхмәт йөзеннән укучылар ветераннарга кызыл розалар һәм продукт җыелмасы бүләк иттеләр. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Орлова үзе язган шигырьләрен укыды.
Котлау сүзләре белән 2А сыйныфының ата-аналар комитеты әгъзалары, элеккеге чыгарылышлар Илшат Кәшипов, Валентина Коростелева, Мария Казачкова һәм башкалар мөрәҗәгать иттеләр. Директор Евгений Ямщиков педагоглар коллективы һәм укучыларның уңышлары, мәктәпнең перспектив үсеше турында сөйләде.
Чара күңелләрне дулкынландыргыч һәм җылы атмосферада узды.
 
 
 
 
 
Басылган: Мәгариф

Традиция буенча, Балалар сәнгать мәктәбендә беренче сыйныф укучыларын яшь музыкантлар сафына кабул итү тантанасы булды. Бу көнне биредә Халыкара музыка көне дә билгеләп үтелде, педагоглар коллективына җылы сүзләр әйтелде. Чарада ата-аналар, әби-бабайлар, укытучылар һәм башкалар катнашты.

БСМ директоры Алия Абрамова 22 шәкертне бәйрәм белән котлап, аларны сәнгать дөньясында белем үрләрен яулаганда яхшы укырга, тәртипле булырга чакырды. Алия Азатовна һәр балага “Яшь музыкант” таныклыгы тапшырды.

Бу көнне беренче сыйныф укучылары яраткан әкият геройлары Шапокляк һәм клоун Клепа маҗараларын тамаша кылдылар. Балалар аларга уен коралларында уйный белүләрен, җырлар өйрәнүләрен исбатладылар, табышмакларга төгәл җаваплар бирделәр, биремнәрдә актив катнаштылар.

“Сәнгать” дигән тылсымлы белем иленә керүче 1 нче сыйныф укучылары тырышып укырга сүз бирделәр.

Чараны Лиза Ожиганова (скрипка), Виктория Сударикова (фортепиано), Дәниф Муллахмәтов (баян), Илшат Шамилев (гитара), Азамат Низамов (аккордеон), вокал триосы (Дарина Абрамова, Яна Шалаумова, Вика Сударикова), Каролина Климова, Настя Журавлева, Яна Шалаумова, вокал дуэт (Камилла Мусикаева, Даша Ермолаева) бизәделәр.

– Кызым Эмилиягә ике яшендә уенчык пианино сатып алган идек, бу уен коралы аңа бик ошады, матур көйләр уйный башлады. Соңрак чын пианино юнәттек һәм бүгенге көндә ул сәнгать мәктәбенә фортепианога йөри, 1 нче сыйныфка укырга керде, музыка белгече Светлана Перина, – ди Ләйсән Прохорова.

Музыка көне уңаеннан сәхнәдә яңгыраган аһәңле көйләр тамашачыда онытылмаслык хисләр калдырды, чөнки белгечләр әйтүенчә, моң ул – бер тәрбияви чара да, шифалы табиб та, сизгер психолог та, якты нур да. Сәнгать сөюченең күңелендә начарлыкка урын юк.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Басылган: Мәгариф

Сегодня 22.11.17

Второй этап конкурса "Самый классный КЛАССНЫЙ"

 

<a data-cke-saved-href="http://www.mt5.com/ru/" href="http://www.mt5.com/ru/" target="blank">Форекс портал"</a>

 

© 2011 - 2017. Менделеевские новости . Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте , возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» 

Наименование СМИ: Менделеев яналыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ФС77-47615 от 07 декабря 2011 года.

выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций

ФИО Главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Учредитель СМИ: ОАО «ТАТМЕДИА»
Email: Paradox_12@mail.ru

Яндекс.Метрика
RSS