Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи

Менделеевскта «Ушков утраулары» паркы

Менделеевскта «Ушков утраулары» паркы
  • Тасвирлама:

    «Ушков утраулары» паркы Менделеевскның тарихи үзәгендә Тойма елгасы һәм аның Л. Я. Карпов исемендәге химия заводын урап алган ясалма тармаклары ярларында урнашкан.

  • Адресы:

    ТР, Менделеевск ш., Ушаков утраулары паркы

«Ушков утраулары» паркы үзендә илнең иң борынгы һәм иң әһәмиятле химия заводларының берсе — Бондюг химия заводының тарихын саклый. Нәкъ менә монда 155 ел элек заводчы-сәүдәгәр Ушковлар беренче завод корпусларын төзегәннәр, ә аннары эшчеләр бистәсе үсеп, хәзерге Менделеевскига нигез салган. XIX — ХХ гасыр башында төзелгән тарихи сәнәгать корылмаларының бер өлеше безнең көннәргә кадәр парк территориясе тирәсендә сакланып калган, ә паркның үзәк мәйданчыгында Россиядә бердәнбер завод сыбызгысына һәйкәл куелган. «Ушков утраулары» барлык яктан бормалы Тойма елгасы һәм аның ермаклары белән әйләндереп алынган, алар территорияне зур булмаган утрауга охшаталар. Паркка исем биргәндә нәкъ шул исәпкә алына. Урынның үзенчәлеге — балык, кош һәм үсемлекләрнең төрле төрләре булган, шәһәр тирәлеге өчен гадәти булмаган экосистема. Паркның доминантасын ике ак Аккошлы матур тарихи буа тәшкил итә. Территориядә шулай ук балалар мәйданчыгы, памп-трек, «Мин Менделеевскны яратам» стеласы, «Радужный» коры фонтаны, елгага төшү урыны һәм декоратив тегермән тәгәрмәче булган подмосткалар урнашкан. Елның җылы вакытында паркта трюк велосипедлары прокаты эшли.