Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Нәтиҗәләр куандыра

"Батыр" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балалар төрле күләмдәге ярышларда уңышлар яулыйлар.  Регионара акробатика турниры тренер Зәкия Кәбированың яшь спортчыларына җиңү алып килде. Татарстан, Удмуртия, Киров һ.б. өлкәләрдән Вятка Аланына җыелган акробатлар ел дәвамында туплаган осталыкларын күрсәттеләр. Акробатика юлыннан сикерүдә спорт мастеры програмасы буенча чыгыш ясаган Снежана Колбина көмеш медальгә ия...

"Батыр" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балалар төрле күләмдәге ярышларда уңышлар яулыйлар.
 Регионара акробатика турниры тренер Зәкия Кәбированың яшь спортчыларына җиңү алып килде. Татарстан, Удмуртия, Киров һ.б. өлкәләрдән Вятка Аланына җыелган акробатлар ел дәвамында туплаган осталыкларын күрсәттеләр. Акробатика юлыннан сикерүдә спорт мастеры програмасы буенча чыгыш ясаган Снежана Колбина көмеш медальгә ия булды. Яшүсмерләр арасында Фаил Камалетдинов өченчелекне алды.
 Тренер Марсель Шәфыйков кул астында бокска өйрәнүчеләр Люберцы шәһәрендәге бәйгедә катнаштылар. Россия беренчелегенә сайлап алу ярышларында менделеевлы Ислам Вәлиевка тиңнәр булмады. Беренчелекне алган Ислам озакламый Анапа шәһәрендә Татарстан данын яклаячак.
 13-14 майда Байлар Сабасында республика укучылары арасында футбол уены буенча тугызынчы спартакиада финалы узды. Анда 1996-97 елгы егетләр иң популяр спорт төреннән көч сынаштылар. "Батыр"лылар командасы җиңү пьедесталының өченче баскычына менде. Футболчыларны очрашуга педагог Игорь Чернов әзерләгән.
 Идел буе федераль округы буенча кикбоксинг чемпионаты Динар Чулаковны җиңүче дип танытты. Ул өч ел тренеры Марсель Шәфыйков кул астында бу төр спорт нечкәлекләренә төшенә.
 Алабугада "Прикамнефть" идарәсе конкур (ат спорты) буенча ярышлар оештырды. Рамил Гайсов каршылыкларны узу буенча икенче урынга чыкты. Тренеры Карина Закирова да көмеш медаль яулады.
 1999-2000 елгы яшүсмерләр Лениногорскида бокс буенча республика беренчелегендә җиңү яуладылар. Үз яше һәм авырлыгы категориясендә Владислав Недорезов - беренче, Ислам Вәлиев - икенче, Александр Малинов өченче булды. Тренерлары - Марсель Шәфыйков.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары спорт яћалыклары

2
X