Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Республика чемпионатында җиңделәр

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Мөмкинлекләре чикле кешеләр районның иҗтимагый тормышында актив катнашалар, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә җиңүгә омтылалар. Менделеевлылар Чистай шәһәрендә армреслинг буенча узган республика чемпионатында да сынатмадылар. Татарстаннан җыелган 140 ка якын мөмкинлекләре чикләнгән спортчы арасында Россия һәм Европа чемпионкасы Мария Урсегова абсолют авырлыкта беренче булды. Владислав...

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Мөмкинлекләре чикле кешеләр районның иҗтимагый тормышында актив катнашалар, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә җиңүгә омтылалар. Менделеевлылар Чистай шәһәрендә армреслинг буенча узган республика чемпионатында да сынатмадылар.
Татарстаннан җыелган 140 ка якын мөмкинлекләре чикләнгән спортчы арасында Россия һәм Европа чемпионкасы Мария Урсегова абсолют авырлыкта беренче булды. Владислав Базарнов 75 кг категориядә - өченче. Күптән түгел генә командага килгән Дмитрий Пряничников, Халыкара һәм Бөтенрәсәй ярышлары җиңүчеләре белән көч сынашып, дүртенче урынга чыкты. Көчле рухлыларны Паралимпия чемпионкасы, чаңгы буенча дөнья кубогына ия Ирина Полякова сәламләде. Җәен ул авточабышта катнашучы буларак Менделеевск спортчылары белән танышып, спорт корылмаларын карап киткән иде.
Ярышучылар арасында яшьләр белән бергә сиксән яшькә җиткәннәр дә бар. Спортчыларны ярышка Рөстәм Миңнегәрәев әзерләгән, ә иганәчеләр транспорт белән булышкан.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары инваспорт

2
X