Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

Янгын кеше сәламәтлегенә һәм матди мөлкәтенә җитди зыян китерергә мөмкин.

Янгын предметларның артык кызуы һәм пыскуы нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин. Кызган матдәләрдән төтен һәм ис барлыкка чыгуы, сүнеп баручы һәм ярым-йорты гына янучы лампадагы яктылык, чытыртаган тавыш, янган резина исе электр чыбыкларының пыскып януы турында сөйли.

Өйдән чыкканда электр җиһазларының һәм җылыткычларның уттан алынганлыгын, газ белән тәэмин итү кранының ябылганлыгын тикшерергә кирәк. Тәрәзәләр һәм балкон ишекләре ябылган булырга тиеш. Балконда тиз янучан җиһазларны сакламаска кирәк, чөнки җил белән ялгыш очып кергән тәмәке төпчегеннән дә ут кабынып китәргә мөмкин.

Янгын ачыкланган очракта уйлау сәләтен югалтмаска, янгын сүндерү бүлегенә хәбәр итәргә (телефоннан «01» яки кәрәзле телефоннан «101» буенча), электр энергиясен өзәргә (электр щитында), газны ябарга һәм балаларны,  өлкәннәрне, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне эвакуацияли башларга, аларны урамга чыгарырга кирәк. Янгын сүндерү хезмәткәрләре килеп җиткәнче кул астындагы материаллар (ялкын сүндергечләр, юеш чүпрәкләр) белән сүндерә башларга мөмкин. 
 

86 нчы янгын-коткару частенең каравыл башлыгы Юрий Косенович
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев