Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Менделеевскиның сәүдә үзәкләрендә азык-төлеккә мониторинг үткәрелә

Ел башыннан азык-төлеккә бәяләр 30-40%ка артты.

Район җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ленар Әхмәтов, Татарстан республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Яр Чаллы территориаль органы белгече Эльмира Досманова һәм Иҗтимагый Совет әгъзалары азык-төлек кибетләрендәге бәяләрне тикшерделәр. 

Бер айда кайбер позицияләргә бәяләр күтәрелүе билгеле булды, аеруча шикәр комы һәм тозга. Кайбер проуктларның бәяләре элеккечә калган, мәсәлән, карабодай, рис, көнбагыш мае һәм тавык ите. Шикәр комы 88 дән 91 сумга кадәр. Карабодайның 1 кг.мы 78 сум, рис – 55 сум, тавык түшкәсе – 157-159 сум. 

Бәяләр мониторингы «Магнит», «Пятерочка» һәм «Находка» сәүдә үзәкләрендә үткәрелде. Рейд күрсәтүенчә, «Находка» сәүдә үзәгендә азык-төлеккә бәяләр иң арзаны, «Магнит» кибетендә бәяләр уртача, «Пятерочка» сәүдә үзәгендәге прдуктларның бәясе иң кыйммәтлесе. Бәяләргә мониторинг буенча рейдлар даими үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев