Наил Кәлимуллин: «Санитария нормаларын төгәл үтәгез»
Баш ветеринария табибы редакция журналистына биргән әңгәмәсендә райондагы эпизоотик хәл турында сөйләде.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан территориясенә хайваннарның һәм кош-кортларның аеруча куркыныч авырулары үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау мәсьәләләре буенча штаб утырышы узды.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә һәм шәхси ярдәмче хуҗалык ияләренә хайваннарны асрауның ветеринария-санитария нормаларын төгәл үтәргә, аларны ябык режимда тотарга, биологик яклауны тәэмин итәргә, транспорт чараларына дезинфекция ясарга һәм санитария үткәрү пунктлары эшен оештырырга тәкъдим ителде.
– Наил Равилович, бүгенге көндә хайваннарны алып кайту кагыйдәләрен саклау ни өчен шулкадәр мөһим?
– Беренче чиратта, бу куркынычсызлык белән бәйле. Ветеринария документларыннан башка хайваннар сатып алу һәм алып кайту инфекцион авырулар килеп чыгу куркынычын тудыра. Бу аерым хуҗалыклар өчен дә, тулаем район, хәтта республика өчен дә җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
– Хайван ияләре иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә тиеш?
– Берничә мәҗбүри таләп бар. Барлык хайваннар да идентификацияләнергә һәм ветеринария хезмәтендә теркәлергә тиеш. Бу – эпизоотик хәлне контрольдә тотарга мөмкинлек бирүче төп кагыйдә.
– Хайваннарны сатып алганнан соң хуҗаларның нинди бурычлары бар?
– Хуҗа кеше дәүләт ветеринария хезмәтенә яңа кайткан хайваннар, алынган түл, хайваннарны сату, сую, шулай ук аларның кинәт үлүе яки авыру очраклары турында хәбәр итәргә мәҗбүр. Бу авырулар таралуны кисәтү һәм тиз арада чаралар күрү өчен кирәк.
– Хайваннарны алып кайтуга нинди таләпләр куела?
– Ветеринариянең озата бару документларыннан башка хайваннарны алып кайту катгый тыела. Шулай ук хайван сатучы хуҗалыкның эпизоотик яктан имин булуын раслау һәм юлга чыкканчы 30 көн дәвамында карантин чаралары үткәрү таләп ителә.
– Малларны алып кайткач нәрсә эшләргә?
– Яңа кайткан барлык хайваннар 30 көнлек мәҗбүри карантин үтәргә тиеш. Бу чорда тикшеренүләр һәм профилактик эшкәртүләр уздырыла. Бу – куркынычсызлыкның мәҗбүри чарасы.
– Мал ияләре тагын нинди таләпләрне үтәргә тиеш?
– Ветеринария белгечләре таләбе буенча, хайваннарны карау һәм вакцинация ясау өчен күрсәтергә кирәк. Шулай ук көтүлекләрнең, абзарларның, су эчерү урыннарының санитария халәтен саклау һәм ветеринария нормаларын төгәл үтәү мөһим.
– Быел 27 майда мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Район ветеринария хезмәте тарафыннан нинди таләпләр булачак?
– Хакимияттә киңәшмә узды һәм илдәге гомуми эпизоотик хәлгә бәйле рәвештә, башка төбәкләрдән һәм районнардан вак мөгезле терлек алып кайтмаска карар ителде. Бу чара җирле фермерларга да ярдәм итәчәк. Корбанлык малларына безнең тарафтан куелган таләпләр – «Хорриот» системасында теркәлгән булу һәм барлык лаборатория анализларының булуы.
– Кагыйдәләрне бозган өчен нинди җаваплылык каралган?
– Малларны документсыз алып кайту өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының (КоАП РФ) 10.8 маддәсе буенча административ җаваплылык каралган. Штрафлар түбәндәгечә: гражданнар өчен – 500дән 5000 сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 500 мең сумга кадәр.
Биологик калдыкларны утильләштерү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар 700 мең сумга җитәргә яки эшчәнлекне туктатып тору белән озатылырга мөмкин. Әгәр кагыйдә бозулар аеруча куркыныч авырулар таралуга китерсә, җинаять җаваплылыгы да каралган.
Ветеринария кагыйдәләрен саклау – ул формальлек түгел, ә хуҗалыкны һәм кешеләр сәламәтлеген яклау.
Малларны документсыз сатып алмагыз, аларны вакытында теркәгез һәм ветеринария хезмәте белән элемтәдә торыгыз.
Бергәләп кенә районда иминлекне һәм куркынычсызлыкны саклап калып була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев