Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Радмир Беляев Рөстәм Миңнехановка химик лицей проектын тәкъдим итте

«Татнефтехиминвест-холдинг» утырышында район җитәкчесе Радмир Беляев Татарстан Президентына районда мәгариф химия-технология кластеры булдыру проектын тәкъдир итте.

Ул берничә этапта үткәреләчәк: хәзер инде Менделеевскида профильле сыйныфлар гамәлдә, киләсе адым «Аммоний» АҖ ярдәмендә химия-технология лицеен ачу булачак. 


− 3 нче мәктәп базасында биология, химия, физика сыйныфларын ремонтладык, заманча белем алу җиһазлары белән тәэмин иттек, фәннәр буенча муниципаль олимпиадалар үткәрдек, балаларны кызыксындыру эшен башладык. Уңышлы практика профильле лицей кирәклеген күрсәтте. Шулай итеп 800 укучыга исәпләнгән химия-технология лицее проекты булдырылды, шуның 120се лицейлылар булачак, − дип билгеләде Беляев проектны тәкъдир итү барышында. 


Бердәм проектны гамәлгә ашыру белән кызыксынучы «Аммоний» акционерлык җәмгыяте агымдагы елда бу максатларга 157 млн. сум күчерә. Р.Беляев ТР Президентына проектны өстәмә финанслау буенча үтенеч белән мөрәҗәгать итте. 


− Лицей безгә кирәк һәм ул булырга тиеш. Әгәр дә безнең коллегаларыбыз «Аммоний» АҖ капиталь ремонтта катнашырга теләк белдергән икән, без, әлбәттә инде җиһазлар белән ярдәм итәчәкбез, – диде Татарстан Президенты. 

 

 Әлеге вакытта урта һөнәри уку йорты булмау сәбәпле, чыгарылышларның 80 % ы районнан китә. Соңгы тикшеренүләрдән күренгәчә, яшьләр, өстенлекләр булганда, Менделеевскида эшләргә әзерләр. Эре предприятиеләр яшьләрне җәлеп итү мәсьәләләре белән кызыксыналар.

 
− Әлеге проект районда яшьләрне сакларга һәм кадрлар дефицитын тулыландырырга ярдәм итәчәк, нәтиҗәдә, халык яшәешен яхшыртырга, яшәү өчен шәһәрне җәлеп итәрлек дәрәҗәдә булдыруга ярдәм итәчәк», − дип йомгаклады сүзен Радмир Илдарович. 


Хакимиятнең пресс-службасы материаллары буенча 
Менделеевлылар дүрт җиңү алып кайттылар 
Казанда XXII «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы узды. 
Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова мондый масштаблы бәйгедә катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты. 


– Кояшлы язгы көн безнең балаларга бәхет алып килде. Хис-тойгылар, адреналин чиктән ашкан. Педагогларга һәм җитәкчеләргә тырыш хезмәтләре һәм биек үрләр яуларга омтылулары өчен зур рәхмәт, – диде Екатерина Владимировна. 


Шәһәрнең иҗат коллективлары дүрт призлы урын яуладылар. «Шатлык» ансамбленең урта төркеме (җитәкчеләре Гузәлия Хуҗина, Дарина Смирнова, Надежда Хөрмәтуллина) икече дәрәҗә лауреат булдылар, «Шаян» РФ халык иҗаты атказанган коллективының өлкән төркеме (Нәкыя Насифуллина) икенче дәрәҗә лауреат, бишенче төркеме – өченче, БСМ тәрбияләнүчеләре Радмир Григорьев һәм Аделина Камалетдинова (Марина Климова) махсус призга ия булдылар – «Җиңүгә омтылулары өчен» дипломы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев