Туган як сандугачы
РФСРның атказанган, Татарстан һәм Каракалпакстанның халык артисты Вафирә Гыйззәтуллина татар музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертте.
Талант, аһәңле тавыш, күңел киңлеге, оптимизм – Вафирә Гыйззәтуллинага хас сыйфатлар. Ул иҗаты халык позициясеннән аерылмаган сәнгать эшлеклеләре исәбендә булды. Татар мәдәнияте язмышы өчен борчылган шәхес буларак, үзенең җырларын милли башкару традицияләрен чиста әәм борынгы хәлендә саклап калу мөмкинлеге булуына ышанды. Исән булса, аңа 80 яшь тулар иде...
Бүген, җырчының юбилее алдыннан, Вафирәне якыннан белгәннәр хатирәләре белән уртаклаштылар.
Үзе төзегән дәүләттә яшәде
“Бәхет” – җырчыга уңыш әәм зур популярлык алып килгән җырларның берсе шулай аталды. Вафирә Гыйззәтуллинаның бәхете нидән гыйбарәт булды соң?
– Җырлау, халкы өчен яшәүне бәхет дип санады, – ди кызы Камилә. – Әнием кешеләрне чиксез яратты. Ул бар кешегә ярдәм итте, дөреслек һәм гаделлекне хуплаучылар яклы булды. Аңа тирән хөрмәт, иҗаты танылуның нигезе шундадыр дип уйлыйм.
Әнием оныгы Камилне аеруча яратты. Ул яхшы ана, иптәш булды. Без аның белән шатлык-борчуларны бүлештек, ул зирәк киңәшләре белән тормышымда ярдәмчем иде. Анда батырлык һәм мөлаемлык, акыл һәм чибәрлек бергә тәңгәл килә алды. “Мин үземә-үзем дәүләт. Үзем аны төзедем һәм шунда яшим”, – дия иде әнием. Ул зәвыклы итеп киенүе, үзен сәхнәдә тота белүе, йорт эшләрен җиренә җиткереп алып баруы белән аерылып торды. Әнием көйләр язды, шигырьләр иҗат итә иде…
Вафирә Гыйззәтуллина башкарган җырлар, һичшиксез, уңышка ирешә, алар музыка эстетларын, тыңлаучыны, бигрәк тә Менделеевск районы халкын, битараф калдырмый. Аның җырлары халыкчан, шул ук вакытта профессиональ һәм заманча. Гаҗәеп табигый таланты нәтиҗәсендә ул һәр татарстанлы өчен тану һәм танылу үрнәге булып тора.
Булмый калган концерт…
– Вафирәне Менделеевск җире белән балачагы, үсмерлек чоры, шәхес буларак өлгергәнлек еллары бәйли. Биредә, Камайда, крестьян гаиләсендә туа, хезмәт биографиясен башлый, хор оештыра, беренче башлап җырлаучы була. Концертлар, сәфәрләр, уңышлар һәм башкасына бай олы тормышка аяк баса. Аның иҗат чишмәсе биредән башлана. Музыка Олимпы нинди генә югары баскычларга күтәрсә дә, ул бу турыда онытмады, – дип сөйли ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Галиева. – Концертлар графигы тыгыз һәм җәмәгать эшчәнлеге вакытын алса да, Вафирә Мөхәмәтдиновна таланты белән якташларын куандырырга мөмкинлек таба: Менделеевск оешуның 25 еллыгын бәйрәм итү тантанасына концерт белән килде, “Соловушка” район вокал конкурсында жюри рәисе булды, башка чараларда катнашты.
– 2001 елның 16 сентябрендә, фаҗигагә бер көн кала, мин Вафирәдән хат алдым, – дип дәвам итә Л.Галиева: “Хөрмәтле Лилия Фёдоровна! Мин район башлыгында булдым, аңа аудиокассеталар калдырдым, сезгә дә әзерләдем. Алдан килешенгәнчә, концертларымны октябрь башында планлаштырам, иҗади төркем белән киләм.
1 октябрьдә Камайда чыгыш ясарга телим, 2се – Бәзәкә һәм Турайда, өченче октябрьдә – сәнгать мәктәбендә, Гассар исемендәге мәдәният сараенда Туган ягымда биш ел булмадым... Ихтирам белән, Вафирә Гыйззәтуллина”. Бу аның соңгы язмасы һәм соңгы кайтуы булды... Әмма җырлары безнең күңелдә мәңге саклана.
Ул минем музам булды
Композитор, автор-башкаручы, сәхнә ветераны Роберт Нәбиуллин хатирәләреннән:
“Мин күп балалы гаиләдә үстем, кечкенәдән сәнгатькә тартылдым. Мәктәптә укыганда спектакльләрдә катнаштым, гармунда уйнарга өйрәндем. Зур сәхнәдә чыгыш ясарга хыялландым. Әнием бу ниятләремне хупламады: мин, көче ташып торган егет, эшләргә, гаиләмә булышырга тиеш идем.
Урта белем турында таныклык алдым һәм юллар чатында калдым: кайда барырга? Җәй көне дустым Әхәт белән колхоз фермасына эшкә урнаштым. Һәр көнне иртән Камай заводына сөт илтә идек. Беркөнне авыл чишмәсе янында туктадык. Мин битемне юдым, су эчәргә дип иелдем. Кинәт миңа кемдер чүмеч сузды. Күтәрелеп карадым һәм аның коңгырт күзләре упкынына чумдым. Кызның ак бөрчекле зәңгәр ситсы күлмәге мине гомерем буе озата барды. Таныш булмаган туташның исеме Вафирә иде. Аның киңәше белән Алабуга мәдәният-агарту училищесының баян классына укырга кердем, әмма тәмамлау насыйп булмады – армиягә чакыру килде. Сөеклем белән аерылганда, үзебезнең “Вәгъдә” җырын һәр көнне җырларга ант иттем. Ә ул гади генә: “Көтәрмен”, диде. Германиядә ракета гаскәрләрендә өч ел хезмәт итү дәверендә хезмәттәшләрем ул җырны яттан өйрәнде. Әйе, Вафирә белән безнең юллар аерылды. Әмма ул һәрвакыт минем музам булды һәм шулай булып кала".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев