Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Авылларга – тигез юллар һәм чиста су

Гөлүзә Гыйләҗетдинова Фәймә Вахриева Турай, Бәзәкә, Абалач, Бөрешле авылларында район башлыгы Игорь Привалов, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнашында җыеннар узды. Җирлекләр башлыклары, бюджет учреждениеләре директорлары һәм полициянең участок вәкилләре узган елдагы эшчәнлек турында отчет бирделәр. Проблемалар охшаш Авылларның проблемалары охшаш: юлларның торышы, туучыларның үлүчеләргә караганда азрак булуы, мәктәпләрнең...

Гөлүзә Гыйләҗетдинова
Фәймә Вахриева
Турай, Бәзәкә, Абалач, Бөрешле авылларында район башлыгы Игорь Привалов, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнашында җыеннар узды.
Җирлекләр башлыклары, бюджет учреждениеләре директорлары һәм полициянең участок вәкилләре узган елдагы эшчәнлек турында отчет бирделәр.
Проблемалар охшаш
Авылларның проблемалары охшаш: юлларның торышы, туучыларның үлүчеләргә караганда азрак булуы, мәктәпләрнең капиталь ремонтка мохтаҗлыгы. Бюджет учреждениеләре директорлары сүзләренчә, ел саен хезмәткәрләр көче белән косметик ремонт башкарыла, ләкин бу гына җитәрлек түгел.
- Бәзәкә мәктәбе 1967 елда ачылган, 1972-1985 елларда янкормалар төзелгән. Биредә 68 бала укый. 19 педагогның 14е беренче квалификацияле, - дип билгеләде директор Рамил Гыйләҗетдинов.
- Сезнең мәктәп мәгариф учреждениеләрен ремонтлау буенча республика программасына кертеләчәк, - диде район башлыгы Игорь Привалов.
- Турайда да, Бәзәкәдә дә профилактик исәптә торучы балигъ булмаганнар юк, - дип хәбәр итте полициянең участок вәкилләре бүлекчәсе начальнигы урынбасары Иван Егоров һәм участковый Геннадий Евдокимов.
Алар билгеләп киткәнчә, авылларда яшәүчеләр еш кына гастролер караклар корбаннары булалар.
- Сак булыгыз, соңгы вакытта телефон мошенниклыгы очраклары ешайды. Җинаятьчеләр сезнең якыннарыгыз тарган бәла турында хәбәр итәләр. Акча тапшырырга ашыкмагыз, һичшиксез туганнарыгызга шалтыратыгыз, - дип кисәттеләр полицейскийлар.
"Кама" колхозы" ҖЧҖ директоры Ибраһим Галимов борчылулары белән бүлеште:
- Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрмәсәк, банкротлыкка чыгачакбыз. Авыл хуҗалыгы предприятиесе коллективында 70 тән артык кеше, ләкин бу эш күләмен 40 кеше дә башкара алыр иде...
Авыл халкы үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Эшсез калган турайлы Мәшгульлек үзәгенә исәпкә басарга мөмкинме дип сорады.
- Авылдан гариза булганда, белгечләр командасы формалаша, ул "Күчмә күпфункцияле хезмәтләр" программасы кысаларында әлеге торак пунктка чыга, - диде Игорь Привалов.
Бәзәкәдә яшәүчеләр суга һәм чүп чыгаруга түләгәндә кыенлыклар булуын әйттеләр. Авыл халкы акчаларын хезмәт күрсәтүче предприятиеләр белгечләре булган аерым көннәрдә авыл Советына алып килә, ләкин аларның, кагыйдә буларак, касса аппаратлары юк, нәтиҗәдә кешеләрнең кулларында чек калмый.
- Без бу җитешсезлекләрне ничек бетерү турында уйларбыз, - дип хәлгә комментарий бирде "Жилэнергосервис" ҖЧҖ директоры Ринат Шәрипов.
Игорь Привалов якын киләчәктә район авылларында тормышка ашырылачак проектлар турында сөйләде.
- Бәзәкә - зур авылларның берсе. Ләкин биредә һәрвакыт эчәргә яраклы су белән проблема булды. Без яңа технологияне кулланышка кертәбез, аның нәтиҗәсендә чистартылган, йомшак су киләчәк. Юлларга килгәндә - авылларга вак таш бүленәчәк, кайсы участокларның аеруча ремонтка мохтаҗлыгын үзегез хәл итегез. Ләкин ферманы онытмагыз - анда көн саен хезмәткәрләр, транспорт йөри, пычрак бөтен торак пунктка тарала.
Игорь Анатольевич урамнарны яктырту, газлаштыру буенча планлы эшләр турында да сөйләде.
Абалачка - модульле ФАП
Абалач җирлеге башлыгы Ландыш Шияпова узган елгы эшчәнлек белән таныштырды. Хуҗалык җитәкчесе, мәктәп директоры, балалар бакчасы мөдире еллык эшчәнлек турында доклад белән чыгыш ясадылар.
Район администрациясе, предприятие вәкилләре очрашу барышында абалачлыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Җирлек составындагы Абалач, Тогай авылларында барлыгы 383 кеше яши. 2012 елда өч бала дөньяга килгән, биш кеше үлгән. Территориядә биш фермер хуҗалыгы. Узган елда ике кеше 26 мең сумга кредит рәсмиләштерде. Ике кеше гаилә фермасы ачуны планлаштырды. Сафиннар "Яшь гаилә" программасы буенча йорт төзеп керде. Мәктәптә укучылар саны - 35, балалар бакчасында 11 нәни тәрбияләнә. Кызганычка каршы, учреждение "Мәктәпләрне ремонтлау" президент программасына кермәде. Бинага санузелларны ремонтлау, тәрәзә һәм ишекләрне алыштыру, спорт мәйданын җиһазлау сорала. Авылда модульле ФАП төзү күзаллана.
Тогай авылы юлларына вак таш салу һәм кышкы юлларны чистартуны җайлау мәсьәләсе, "Чиста су" программасының үтәлеше күтәрелде. Авыл халкын мәдәният йортын, күпкатлы йортлар подъездларын ремонтлау, зиратны коймалау, хоккей мәйданчыгы булдыру, Җиңү паркын төзекләндерү мәсьәләләре борчый.
Полициянең участок вәкиле Садулла Гуломов җирлектә җинаятьчелек торышы белән таныштырды, эчкечелек, мошенниклыкка тукталды. Район башлыгы Игорь Привалов проблемаларны контрольгә алуын белдерде.
Бөрешледә балалар бакчасы булачак
Игорь Приваловның бөрешле авылында балалар бакчасы булачагы турындагы хәбәрен җыенга килүчеләр шатланып кабул иттеләр.
Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның саны - 17.
- "Аммоний" заводы эшчеләренә җирлектә яшәү өчен коттеджлар төзү планлаштырыла. Бу эш урыннары, салым күләме артуга китерәчәк, - диде ул.
- "Авылның социаль үсеше" программасы буенча ике гаилә йорт сатып алды, ике гаилә үзләре төзеде, бер йорт әлегә төзелү стадиясендә. Уналты кеше шәхси хуҗалык үсешенә ташламалы кредит алды, - дип белдерде җирлек башлыгы Лидия Смирнова.
Очрашу барышында авылда хуҗасыз этләр санының артуы, мәктәптә медицина кабинеты ачу, клуб һәм мәктәптә башланган ремонтны тәмамлау, суүткәргечне яңарту һ.б. мәсьәләләр каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары авыл