Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Иген иккән халык яшәячәк

Авылларда Сабан туйлары гөрли. Без бу көнне, гадәттә, яшәешебезнең нигезен тәшкил иткән икмәк игүчеләргә мәдхия җырлыйбыз, аларның тынгысыз, катлаулы, шул ук вакытта мәртәбәле һәм фидакарь хезмәтләрен олылыйбыз. Быел район игенчеләренә язгы кыр эшләрен үзенчәлекле һава торышы шартларында алып барырга туры килде: башта яуган дәвамлы яңгырлар, аннан соңгы корылык механизаторлар эшчәнлегенә...

Авылларда Сабан туйлары гөрли. Без бу көнне, гадәттә, яшәешебезнең нигезен тәшкил иткән икмәк игүчеләргә мәдхия җырлыйбыз, аларның тынгысыз, катлаулы, шул ук вакытта мәртәбәле һәм фидакарь хезмәтләрен олылыйбыз.
Быел район игенчеләренә язгы кыр эшләрен үзенчәлекле һава торышы шартларында алып барырга туры килде: башта яуган дәвамлы яңгырлар, аннан соңгы корылык механизаторлар эшчәнлегенә бераз аяк чалды. Шулай да, хуҗалыклар агротехник чараларны вакытында үтәргә тырыштылар. Ә бу чараларның максаты - экологик яктан куркынычсыз уңыш үстерү, туфракның уңдырышлылыгын саклау һәм арттыру.
Авыл хуҗалыгында ваклыклар да, очраклы кешеләр дә булмый. Озак еллар җитәкчелек штурвалы артында торган тәҗрибәләре, зирәклекләре, оештыру сәләтләре белән үзләренә ышанып тапшырылган хуҗалыкларны алдынгылар рәтендә тоткан Ибраһим Галимов ("Кама" колхозы"), Альбирт Шияпов ("Абалач"), Илшат Мөхәммәтгалиев ("Мөхәммәтгалиев") һәм башкалар моны реаль эшләре белән дәлиллиләр.
"Гыйләҗетдинов" крестьян-фермер хуҗалыгы заманча технологияләр куллану белән нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешә. Шәхси фермерлар Хәйриевлар һәм Әһлиевлар темпларын арттыралар. Монда хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләтнең ярдәм күрсәтүе дә әһәмиятле роль уйный.
Иген үстерү процессын баш агрономнар, инженерлардан башка күз алдына китерүе кыен. Миңнерафис Садриев, Нуриәхмәт Гыймадиев ("Кама" колхозы"), Рифнур Гарифуллин, Михаил Тамаков ("Абалач"), Борис Сабиров ("Победа") - авыл хуҗалыгында озак еллар хезмәт куючы белгечләр.
Игенчелектә төп рольне механизаторлар уйный. Алар елның 365 көнендә басу-кырларда, машина-трактор паркында. Ринат Шириев ("Мөхәммәтгалиев"), Илсур Гатауллин ("Победа"), Әсхәт Вәлиев ("Абалач") һәм башкаларның тырышлыгы чын мәгънәсендә мактауга лаек.
Авыл хуҗалыгы әле дә ветеран-механизаторларның тәҗрибәсенә таяна. Алар үзләре дә чуар йөрәкле: лаеклы ялда булуларына карамастан, чәчү, урып-җыю кампанияләренә, техниканы ремонтлауга өлеш кертергә омтылалар. Рәшит Шиапов ("Мөхәммәтгалиев"), Рифкат Гыйльметдинов ("Нигъмәтҗанов"), Мәгъсум галәлиев ("Абалач"), Николай Митрошин, Азат Гыйльфанов ("Гыйләҗетдинов"), Владимир Смирновка ("Победа") рәхмәтебезне һәм тирән хөрмәтебезне белдерәбез.
Авылларда сабан туйлары. Иген иккән батырлар мәйдан әйләнә. Ә иртәгә аларны гадәти эш көннәре, басу-кырлар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Мљхђммђтгалиев