Иске Гришкин авылыннан 100 баш сарыкка ферма төзелешенә грант алган фермер Вячеслав Буланов шулай дип саный.
- Татарстанда эш башлаучы фермерларга ярдәм программасында катнашып, Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һәм авыл җирлеге башлыгы Валентина Мамакованың йогынтысы белән грант иясе булдым, - ди язмабыз герое. - Гаиләм - хатыным Людмила һәм улларым...
Иске Гришкин авылыннан 100 баш сарыкка ферма төзелешенә грант алган фермер Вячеслав Буланов шулай дип саный.
- Татарстанда эш башлаучы фермерларга ярдәм программасында катнашып, Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һәм авыл җирлеге башлыгы Валентина Мамакованың йогынтысы белән грант иясе булдым, - ди язмабыз герое. - Гаиләм - хатыным Людмила һәм улларым барлык башлангычларымны хупладылар. Элек мин легендар "Азинский" совхозында эшләдем. 17 ел гомеремне авыл хуҗалыгына багышладым. Хуҗалык банкротлыкка чыккач, Чаллы шәһәрендәге "Форма" ҖЧҖкә урнаштым, бүген дә эретеп ябыштыручы булып эшләвемне дәвам итәм. Җиргә кайту теләге мине беркайчан да ташламады. Мөмкинлек кенә булмады. Хәзер дәүләт тә ярдәм итә, җирле власть та барлык мәсьәләләр буенча булышлык күрсәтә. Ни өчен әле үз көчеңне сынап карамаска? Шуның өчен чын күңелдән эшкә алындым. Өлкән улым Ярослав та минем янда зур теләк белән хезмәт куя. Икенчесе әлегә җиденче сыйныфта укый, ләкин озакламый ул да ярдәмче булыр.
- Күптән түгел йорт саен йөреп, авыл халкын фермерлык һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча федераль һәм республика программасына керергә күндереп йөрүемне хәтерлим. Теләүчеләр булмады.
Фермер хуҗалыгын оештыруга Вячеслав Степанович башлангыч бирде. Аннан күреп, башкаларның да үз эшен ачу теләге туды.
- Төнгә кадәр бизнес-план төзедек. Бу безнең өчен яңалык иде. Аны яклаганнан соң, шатлыгыбызның чиге булмады, - дип сөйли Валентина Викторовна.
- Федераль бюджеттан бирелгән 1,5 миллион сумга без якташ төзүчеләр Михаил Мальгин, Николай Антонов, Илья Молчанов белән 270 квадрат метр мәйданлы ферма төзедек, - дип дәвам итә Вячеслав Буланов. - Агач материаллардан җиткерелгән яңа иркен бинага меринос токымлы егерме сарык алып кайттык.
КФХ җитәкчесе сүзләренчә, җәйгә терлекләрнең баш саны йөзгә җитәчәк.
Сарыклар төрле шартларга да җиңел яраклаша. Аларны үрчетүдән төрле продукция: ит, сарык сөте, йон һәм тире алырга була. Кайбер фермерлар бу тармакны бик катлаулы дип саныйлар. Сарыклар үрчетү өчен көтүлек кирәк, терлекләргә җентекле тәрбия, медицина күзәтүе таләп ителә.
Вячеслав Буланов җир биләмәләренә мохтаҗ түгел. Фермер карамагында алты гектар җир. Әлегә көтүлек белән проблема юк. Эш башлаучы фермерның энтузиазмы район җитәкчесен дә шатландырды. Ферма ачарга килгән Игорь Привалов болай диде:
- Крестьян-фермер хуҗалыгын үстерү - территорияне киңәйтү, димәк, авылны саклап калу. Җирдә эшләгән, җитештерү белән шөгыльләнгән кешеләргә төрле яклап ярдәм итәчәкбез. Крестьянлыкны саклап, хуҗалык итүнең кече формаларын һәм авыл рәвешен үстереп, без илебезнең милли куркынычсызлыгын тәэмин итәбез, - дип билгеләп үтте Игорь Анатольевич. - Сезнең авыр, ләкин бик кирәкле эшчәнлегегездә энергия, ныклы сәламәтлек, илһам һәм уңыш юлдаш булсын.
Лариса Кривилёва
Рәис Сәхапов фотолары
Нет комментариев