Әһлиевларда йокы кайгысы юк
Тоймадан ерак түгел басуларда эш кайный. Шәһәр кешесе өчен гадәти булмаган комбайннар һәм машиналар гөрелтесе ишетелә. Безне күргәч, механизаторлар азга гына техникаларын туктаттылар. Әһлиевлар районда беренчеләрдән булып бөртеклеләрне урып-җыярга чыктылар.
Ярты сәгатькә соңга калсак, бригада безнең белән сөйләшеп тә тормас иде. Чөнки кабат техниканы сүндерергә, эшне калдырып торырга кирәк. Әлегә ял итеп алалар. Кыр кораблары тынып калган һәм кояш нурында кызынган, бераз арыган ир-атлар машина күләгәсендә урын алганнар. Район башлыгын көтәбез. Валерий Чершинцевның килүе аеруча мөһим. Беренчедән, эшлекле – урып-җыю барышын бәяләү, икенчедән, күңелле вакыйга – алдынгыларны бүләкләү. Валерий Сергеевич комбайнчылар Риналь Әһлиевка һәм транспорт йөртүче Зөфәр Абдуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды. Беренчесе СК-5 «Нива» комбайнында 80 тонна бөртекле суктырган. Икенчесе район буенча җыеп алынган уңышны ташуда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән. Истәлеккә фотога төшкәннән соң ир-атлар арасында эшлекле әңгәмә башлана.
– Гектардан 30 центнер алырга планлаштырдык, уңдырпышлылык без көткәннән артыграк булды – 40 центнердан артык, – дип уртаклаша Динар Әһлиев. – Эшләрне агротехник срокларда башкардык. Әти, агроном буларак, барлык шартларны да тудырды. Иртә һәм үзвакытында чәчтек. Әлеге басуга чәчәргә 25 апрельдә чыккан идек. Шуның өчен нәтиҗә дә уңай.
– Авырмы?
– Мондый күрсәткечләр белән эшләве күңелле.
– Мондый уңышны күптән алганыгыз юк идеме?
– Күптәннән. 2007 елда язгы арпа гектардан 60 центнер бирде, уҗым культуралары – 54. Аннан соңгы елларда уңыш чыгышы түбәнәйде.
Хуҗалыкта бөртеклеләр 900 гектарда чәчелгән. Ашлык сугуга өч комбайн җәлеп ителгән, икесе – печән әзерләүгә. Ике «Камаз» һәм бер трактор яңа уңышны ындыр табагына ташыйлар. Сигез механизатор тырыш хезмәт куя. Алар арасында – Әһлиевлар гаиләсенең барлык ир-атлары.
– Һава торышы әлегә уңай, – дип шатлана Рәис Әһлиев. – Көннәр уңай торса, ике атнада эшне тәмамларга исәплибез. Кәефләр яхшы.
Әйе, авыл хезмәтчәннәрендә хәзер йокы кайгысы юк. Кызу вакытлары. Әһлиевлар да берничә сәгать кенә йоклыйлар. Басу-кырлардан караңгы төшкәч кенә кайталар, иртән әтәч белән бергә торып кабат эш урынында булырга кирәк. Механизаторларның күзләре яна. Бу күренеп тора. Сөйләшкән вакытта бу турыда район башлыгы да әйтте.
Тоймадагы эшне күзәткәндә, җәйге урак чорының киеренкелеген тоясың. Хезмәтнең нәтиҗәсен күрүдән күңел канатлана.
– Хәзер авыл хуҗалыгының бизнес булуы сер түгел, – дип ассызыклады Д.Әһлиев. – Теләсә нинди бизнеста, грамоталы якын килсәң уңай нәтиҗә алырга мөмкин. Хезмәт зур тырышлык таләп итә. Үзвакытында һәм бердәм булганда җирдә эшләргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев