Плюс биш процент
Теләче районында 2016-2017 еллар чорына терлекләрне кышлату йомгаклары буенча семинар-киңәшмә узды. Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов, районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре начальниклары, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Чарага республиканың Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Түбән Кама, Балык Бистәсе һәм Теләче районнары...
Теләче районында 2016-2017 еллар чорына терлекләрне кышлату йомгаклары буенча семинар-киңәшмә узды.
Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов, районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре начальниклары, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Чарага республиканың Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Түбән Кама, Балык Бистәсе һәм Теләче районнары вәкилләре җыелды. Менделеевск делегациясен авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, "Кама", "Алтын башак", "Абалач" хуҗалыклары аграрийлары тәкъдим итте.
Төп доклад белән министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Ул агымдагы елның беренче кварталына терлекчелек тармагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм җәйге чорга бурычлар билгеләде:
- Өч айда республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХда 299,6 мең тонна сөт (узган елның шул чорына 104%), 93,7 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелде, шул исәптән мөгезле эре терлек - 24,5 мең тонна (102%).
Районнар арасында мөгезле эре терлекләрнең баш саны 100гә һәм аннан да күбрәккә арткан зоналар - Мамадыш (1166), Теләче (118) һәм Лаеш (100).
Узган елга караганда сөт җитештерү күләмен 5%ка арттырдылар Балык бистәсе (107%), Мамадыш, Түбән Кама (106шар %), Теләче һәм Менделеевск (105шәр %). Теләче (97%) һәм Лаеш (88%) районнарында ит җитештерү кимеде.
Министр урынбасары бозаулатуны арттыру күрсәткеченә җентекле тукталды. "Көтүлекне яңарту - терлекчелекнең нигезе, ит һәм сөт җитештерү өчен беренче чиратта сәламәт үрчем кирәк, - дип ассызыклады Нәҗип Хаҗипов.
Ул терлекләрне кышкы асраудан җәйләүгә уңышлы күчерү ныклы әзерлек һәм җиһазларны эксплуатацияләүгә бәйле, дип хәбәр итте. Савым аппаратларын, ваккумлы насосларны һәм башка техниканы илтүне дөрес итеп оештырырга һәм аларны саклауны тәэмин итәргә кирәк.
Семинар-киңәшмәнең гамәли өлеше "Агролак" ҖЧҖнең сөт-товар фермасы базасында узды. Бүгенге көндә биредә 900 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптә 270 баш сыер. Киләчәктә савым сыерларын арттыру планлаштырыла.
Чарада катнашучылар ферманың савым залын, тудыру бүлмәсен һәм башка биналарын карадылар. Терлекчелек буенча эшнең ничек оештырылуы белән ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та кызыксынды.
"Биредә малларны ашату һәм аларны тәрбияләүдә уңай үзгәрешләр күзәтелә, - диде М. Әхмәтов. - Хәзер чәчү эшләрен оешкан төстә һәм кыска агротехник срокларда үткәрү мөһим. Яхшы азык базасы терлекчелек продуктлары күләмен арттыруга ярдәм итәчәк".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев