Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Ә сездә көтү чыгамы?

Озын кышны ябык абзарда коры печән күшәп үткәргән малкайлар язгы кояшка сөенә, көтү җитә бит

Яланнар ачылып беренче үләннәр күренә башлау белән авылларда көтү чыга. Салалыларның бер өлеше җиңел сулап куйса, икенчеләренең йөрәгенә курку керә. Кыш буе абзарда торган малны беренче көннәрдә тыю гаять авыр бит. Иркен урам, яланнар күргән мал-туар да тугарылып китә. Әлеге шатлыкның куркыныч күренешкә дә әйләнүе бар бит. Яшь таналар һәм үгезләр үрле-кырлы сикерешеп, тузан туздырып чабалар. Баш саны күп булгач көндәшлек тә туа. Ара-тирә аяусыз көрәштә мөгезен сындырып кайткан хайваннар да очрый. Хәер, хәзер малларны көтү бераз җиңелләште, ярдәмгә «электрон көтүче» килде.

Иске Гришкина авылында 10 майдан көтү чыга башлаган. Сыерлар, сарыклар, кәҗәләр бергәләп сусыл үләннән авыз итеп, киң яланнарны гизеп көн үткәрә биредә.Кәҗәләрне хуҗалары, күбесенчә, яланга бәйләсә, көтүдә иркенләп йөрүчеләре дә барлыгын хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы Валентина Мамакова. 

Иске Гришкин һәм башка авылларда көтү чыгуы турында «Менделеевск яңалыкларының» киләсе санында укыгыз.

фото Иске Гришкино авылы көтүчеләреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев