Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Шпан чебене – бакча һәм дача участоклары корткычы

Бакчачылар телендә яшькелт коңгыз шпан чебене дип атала. Ул ныклап һөҗүм ясаганда агачлар "авырый", ә питомниклардагы яшь үсентеләр корырга мөмкин. Шуның өстенә, шпан чебене агулы бөҗәк тә булып исәпләнә, куркыныч янаганда ул дошманнан саклану өчен аякларындагы буыннардан кан (сары сыекча) бүлеп чыгарга. Шпан чебененең кан составында кантаридин - теләсә кайсы...

Бакчачылар телендә яшькелт коңгыз шпан чебене дип атала. Ул ныклап һөҗүм ясаганда агачлар "авырый", ә питомниклардагы яшь үсентеләр корырга мөмкин.
Шуның өстенә, шпан чебене агулы бөҗәк тә булып исәпләнә, куркыныч янаганда ул дошманнан саклану өчен аякларындагы буыннардан кан (сары сыекча) бүлеп чыгарга. Шпан чебененең кан составында кантаридин - теләсә кайсы тере организмның тәнендә эренле шеш китереп чыгаручы куркыныч матдә. Киләчәктә алар сулы кабарчыклар һәм кайвакыт җәрәхәт тә китереп чыгарырга мөмкин.
Бөҗәкләр көндез актив тормыш алып баралар. Алар 2-4 ай яшиләр. Гадәттә аларны көндез май һәм июнь айларында очратырга мөмкин. Очкан вакытта алар үзенчәлекле зәһәр ис чыгаралар. Ул төрле агачлар: корычагач, сирень, зелпе, өрәңге, тирәк, аю баланы (карга миләше), кайвакыт карагач яфраклары белән туклана.
Көрәшү чаралары: урман полосалары һәм декоратив куакларның аерым участокларында бөҗәкләр күренгәндә инсектицидлар кулланалар. Хлорофос яки метафос, ГХЦГ препаратларын сиптерү яхшы нәтиҗә бирә. Тәҗрибәдән чыгып шуны әйтә алам, әгәр коңгызлар бер генә куакта һәм бик күп булмаса, аларны иртә таңнан, әле аз хәрәкәтчән булганда җиргә алдан җәелгән җәймәгә селкеп төшерергә кирәк. Аларны юк итү кыен түгел. Берән-сәрән генә калган бөҗәкләр үсентегә зур зарар китерми. Әгәр бөҗәкләр күп икән, аларга карата теләсә нинди инсектицидлар,мисал өчен колорадо коңгызына каршы куллана торганын сиптерергә була. Әмма аның сере шунда, бөҗәкләрнең үзләренә сиптерү зарур. Башкача файдасы булмаячак. Әдәбиятта шпан чебененә каршы шундый чаралар кулланыла: ике мәртәбә децис (10 л суга 2 мл), карбофос (10 л суга - 90 г), кинмикс (10 л суга 2,5 мл) белән сиптерергә. Шул препаратларның берсен сайларга. Әгәр үсемлекнең күп өлешен ашаган булса, корткычларга карата химия куллануның мәгънәсе юк. Яңадан үсүләрен дәвам итсеннәр өчен, бераз гына зыян күргән үсемлекләрне эшкәртү яхшырак булыр.
Николай Токарев,
россельхозцентрның ТР буенча Менделеевск районы филиалы баш агрономы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Менделевск Бакчачылар