Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Журналист һөнәрен алыштыра

Ак чәчәкне Патшабикәдән ничек аерырга яисә кичке савымның үзенчәлекләре, анда “МН” журналисты Рәхилә Мирзаянова үзен машина белән саву операторы ролендә сынады.

Кереш

“Нигъмәтҗанов” КФХ терлекчесе Венера Гыйльметдинова белән Бөрешледә яз көне узган семинарда очрашырга туры килде. Ул вакытта ул хезмәт шартлары, фермадан сөтне җибәрү һәм җәйге лагерь турында сөйләде. Шушы көннәрдә моны гамәлдә күрергә туры килде.

Сөт елгасы саекмасын өчен...

“Беренче чиратта хезмәткәрләр өчен уңайлы мохит тудырырга кирәк”, – дип саныйлар Наил һәм Алмаз Нигъмәтҗановлар. Кайчандыр Наил Галимҗанович башлаган фермерлык эшен улы уңышлы дәвам итә. Хуҗалыкта 58 сыер бар, ел башыннан тулаем савым 2108 центнер тәшкил итте, сентябрьдә – 190. Бер сыерга исәпләгәндә күрсәткечләр 3634 һәм 328 килограмм тиешенчә, сатылган сөт 2029 центнер һәм 3498 килограмм.

Рацион, моцион һәм наз

– Бүгенге көндә һава торышы кулай, сыерлар көндезен көтүлектә, – дип сөйли Венера Мансуровна.

Без болынга юнәләбез. Терлекләр мизгелгә генә башларын күтәреп карыйлар, ләкин, ят кешене күргәч читкәрәк китәләр. Хуҗабикә һәрберсенә яратып кушаматы белән дәшә һәм сөтлебикәләр аның артыннан баралар.

– Алар минем бик тәртиплеләр,– дип елмая терлекче, – савым барышында чиратны саклыйлар, һәрберсе үз урынын белә.

Тиздән сыерлар лагерьга килделәр. Мин халат кидем. В.Гыйльметдиновадан яулык алдым. Ул миңа савым аппаратын ничек кулланырга өйрәтте. Барысы да эшкә әзер кебек иде. Алай түгел икән... Терлекләр үз урыннарына басарга ашыкмадылар. Вакыт режимын өзмәскә теләп, сыер савучы булу теләгеннән баш тартырга һәм читтән генә эш барышын күзәтергә туры килде.

– Ак чәчәк, абзарга кил!,– дип ягымлы тавыш белән мөрәҗәгать итте Венера Мансуровна, – Аксубай, әзерлән!

Бераз вакытка дүрт савым аппратының чыжлаган тавышлары гына ишетелеп торды, сөт чыбык буенча суыткыч җайланмасына китте.

Сыерлар савылды, ашап туйдылар, ә хуҗабикә бозауларны ашата башлады: яңа туганнарны  сөт белән, зурракларны – печән һәм концентратлардан торган “боламык” белән.

Бердә өч

– Безнең Венера – универсал, – ди горурлык белән Наил Галимҗанович ,–машина белән саву операторы, бозау караучы һәм ясалма орлыклпандыручы, барлык бурычларын да уңышлы үти.

Н.Нигъмәтҗанов аңлатуынча, бозаулар үсүгә үгезләр сатуга китә, таналар – көтүне яңартырга.

Уңай шартларда

– Ахырда Венера Гыйльметдинова территория буенча экскурсия үткәрә. Ике терлекчелек бинасы кышка әзер – диварлары агартылган, идәннәре алыштырылган, сөт үткәрү чыбыклары һәм су эчерү урыннары ремонтланган.

– Биредә мунча, коену һәм ял бүлмәләре җиһазланган, – ди Венера Мансуровна, – Наил һәм Алмаз Нигъмәтҗановлар лаеклы хезмәт хакы түлиләр, бәйрәмнәргә премия белән бүләклиләр, хезмәт тулысынча механикалаштырылган. Мондый шартларда эшлисе һәм җырлыйсы килә.

В.Гыйльметдинова артистлы натура, җырлый, бии. Ул менә дигән хуҗабикә, яраткан әни һәм дәү әни.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев