2 июнь 2014 яңалыклары
-
Приютлылар ялда
"Кама таңнары" приютында тәрбияләнүче балалар беренче җәйге каникул аен Чистайның "Раздолье" дәвалау-сәламәтләндерү комплексында уздыралар. Лагерь әйдаманнары, укучыларны озата барган тәрбиячеләр Любовь Тимергалиева, Марина Куликова, Зоя Маркина ял көннәрен күңелле һәм файдалы итеп оештыралар. Кызыклы шәхесләр белән очрашулар, тематик чаралар, конкурслар - барысы да малайлар, кызларның яшь үзенчәлеген, кызыксынуын искә алып...
-
“Яшь патриот”
Түбән Камада узган шундый исемле традицион чарада "Кама таңнары" приюты командасы да катнашты. Патриотик хисләр, Ватан һәм халык тарихына хөрмәт уяту максатыннан оештырылган уен балаларны Бөек Ватан сугышы тематикасын ачкан әсәрләр, җырларны белүдә, автоматны сүтеп-җыюда, беренче медицина ярдәме күрсәтүдә сынады. Капитан Диана Худжанова җитәкчелегендәге команданың педагоглар ярдәмендә чыгарган "Хәрби кәгазь"е...