4 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Мәһабәт тауга куркыныч яный
Татар Кокшаны гүзәл табигате белән үзенчәлекле: биредә җиләк-гөмбәгә бай урманнар, печән шаулап үскән болыннар, мәһабәт таулар күп. - Ләкин алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Бу фотода Кокшан тавын күрәсез. Рәсем 1980 елгы. Кайчандыр тау битен җимерттереп, Монашка юл салырга ниятлиләр. Янәсе, болай турырак булачак. Эш тә ахырына җиткерелми, табигать кануннарына каршы...
-
Приютта Сәламәтлек көне
Бәйрәм 1 сентябрьдә үтте. Чарада күтәренке кәеф хөкем сөрде. Балалар "Кыюлар" һәм "Көчлеләр" командаларына бүленделәр. Алар йөгерү, тупларда сикерүдә ярыштылар, эстафеталарда, күңелле стартларда көч сынаштылар. Приютлыларга аеруча традицион булмаагн алым белән бау тарту ошады. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Тәрбиячеләр Н.Евдокимова һәм Л.Тимургалиева шәкертләренә сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләделәр. Чараның төп лейтмотивы...
-
Кыңгырау чыңы белән белем иленә
2 сентябрьдә район мәктәпләрендә беренче кыңгырау бәйрәмнәре узды. 1 нче мәктәптә тантаналы линейканы алып баручылар Никита Гудовский һәм Карина Шамина ачтылар. Алар көчле алкышлар астында чараның төп геройларын - беренче сыйныфларны тәкъдим иттеләр. Кичәге бакча шәкертләре сыйныф җитәкчеләре Валентина Захарова, Ольга Васильева, Гөлүсә Краснова һәм Альбина Сеина белән сафка басалар....
-
Колониядә белем көн
10 нчы холык төзәтү колониясенең актлар залында Белем көненә багышланган чарага учреждение хезмәткәрләре балалары чакырылды. Бәйрәмне учреждениенең ветераннар советы белән берлектә колониядә эшләүчеләр оештырды. Тантана хуҗаларын начальник вазифаларын башкаручы эчке служба подполковнигы Руслан Йосыпов, кадрлар бүлеге начальнигы Дмитрий Костин, учреждение ветераны Анатолий Скобелкин котладылар. Булачак беренче сыйныфларга бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмне...
-
“Аммоний”да монтажлау дәвам итә
Аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча "Аммоний" ААҖ комплексында Mitsubishi компаниясе җитештергән эре габаритлы җиһазларны монтажлау дәвам итә. Метанол җитештерү буенча технологик җиһазлар линиясен монтажлау тәмамланды. Бүген комплекс төзелешенә 2033 кеше һәм 142 берәмлек техника җәлеп ителгән. Подряд оешмалары технологик торбаүткәргечләрне монтажлау, бина һәм корылмаларны "нуль циклына" чыгару эшләрен...
-
Кеше күп, кассир берәү генә
Сәүдә хезмәткәрләренең игътибарын аларның кичке сәгатьләрдә эшләвенә юнәлтәсе килә. Мин, күпчелек хатын-кызлар кебек, эш көненнән соң кибетләргә азык-төлек алырга керәм. Кагыйдә буларак, сәгать кичке алтынчыда супермаркетларда халык күп җыела, бу аңлашыла да - барысы да эштән кайта. Ләкин нәкъ шул вакытта кассада бер генә кассир утыра. Чират хасил була, халык...
-
Тойгуҗага ничек барырга?
Район газетасы битләрендә иң ерак Тойгуҗа авылына автобус хәрәкәте турында мәсьәлә күп тапкырлар күтәрелде. Бу проблема мине дә борчый. Анда 80 яшьлек әнием яши. Өлкән яшьтә булганлыктан, ул тәрбиягә һәм кайгыртуга мохтаҗ. Шуңа күрә еш кайтып йөрергә туры килә. Рус Сарсазы станциясеннән Тойгуҗага кадәр, кешеләрнең мәрхәмәтлелегенә исәп тотып, очраклы машиналарда...
-
Безнең ишегалдында бәйрәм!
Трудовая урамының 8 нче йортында капиталь ремонт эшләре төгәлләнде. С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Лилия Галиева инициативасы белән бу йортта яшәүчеләр ишегалды бәйрәмен уздырырга карар кылдылар. Менделеевлыларның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Игорь Привалов, Л.Карпов исемендәге химия заводы генераль директоры Дамир Шәмсин, муниципалитетның җаваплы служба һәм бүлекләре вәкилләре, предприятие, оешма җитәкчеләре...