6 декабрь 2013 яңалыклары
-
Яңа ел шатлыгы
Барыбызның да яраткан бәйрәме - Яңа ел якынлаша. Шул уңайдан редакция чираттагы фотоконкурс игълан итә. "Яңа ел шатлыгы" дип аталган бәйгегә менделеевлылардан теманы тулаем яктыртучы фотолар көтәбез. Аларның бәйрәм рухын чагылдыруы шарт. Фотоларыгызны редакциягә алып килегез яки электрон адреска юллагыз.
-
Ришвәт өчен штраф – 30 мәртәбә күбрәк
9 декабрьдә илебездә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу дата - коррупция белән бәйле проблемалар турында уйланырга сәбәпче. Бүгенге көндә ришвәтчелеккә каршы көрәш бик кискен тора. Коррупция - җинаятьчелекнең яшерен төре, димәк, аның белән көрәштә профилактика, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чараларында да аңа бәйле эшләрне яктырту кирәк. Гаепләнүче...
-
Кыш– янгын куркынычы булган чор
Һәр кеше үзенә уңайлылык тудырырга омтыла. Ләкин саксызлык, игътибарсызлык, кагыйдәләрне белмәүдән чыккан янгын барлык мал-мөлкәтне күз ачып йомганчы юк итәргә мөмкин. Статистика буенча, янгыннарның 80 проценты торак секторда була. Ремонт эшләре, торбалар алмаштырганда электр һәм газ белән эретеп ябыштыру һәм башка ут приборлары белән эшләгәндә җитди куркыныч туарга мөмкин. Кайвакыт...
-
Бондюгтан чакырылган
9 декабрьдә Ватан геройлары көне билгелөп үтелә. Дан Орденының тулы кавалерлары да герой статусына ия. Шуларның берсе - Можга районының Сардан авылында туган Иван Байбородов. Бондюг хәрби комиссариатыннан фронтка алынганлыктан, аның исеме районыбыз елъязмасына тулы хокук белән язылган. Зур хәрби һәм тормыш тәҗрибәле Иван Петрович сугышка 38 яшендә алына. 16...
-
Тәмәкегә каршы закон тартуны кыйммәтлегә әйләндерде
15 ноябрьдән тәмәкегә каршы законны бозган өчен штрафлар көченә керде: җәмәгать урыннарында тәмәке тарткан өчен кисәтү белән котыла алмыйсың, өч мең сумга кадәр түләргә туры килә. Хәзер ресторан һәм кафеларда, медицина учреждениеләрендә, кибеттә, транспортта, тукталышта, шәһәр читенә йөрүче поездларда, мәгариф учреждениеләре территорияләрендә тәмәке тартырга ярамый. Шулай ук социаль службалар, дәүләт...
-
Бөтенроссия инвалидлар оешмасына 25 ел
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында районда төрле чаралар үткәрелә. Район башлыгының инвалидлар җәмгыяте активы белән очрашуы шуларның берсе булды. Муниципалитет залында җыелганнарны сәламләп, Игорь Привалов инвалидлар җәмгыяте рәисе Рәфис Нәбиев белән берлектә Казанда Президент катнашында үткәрелгән республика чарасында булулары турында игълан итте, соңгы ике елда "Уңайлы мохит" республика программасын гамәлгә ашыру буенча...
-
Туган телем – татар теле
Шәһәрнең 2 нче балалар бакчасында (җитәкчесе Галина Легошина) татар мәдәнияте атналыгы узды. Тәрбияче, татар теле мөгаллиме Рәзилә Хәсәнова, методист Алсу Шахвердян һәм төркем педагоглары чаралар уздырдылар. Балалар шөгыльләрдә, әңгәмәләрдә татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәте, тормышы белән таныштылар. Фотолар, рәсемнәр белән баетылган киң мәгълүматлы "Дан сиңа, Татарстан!" дип исемләнгән альбом төзүгә педколлектив...
-
Грант алучылар арасында
Казанның Универсиада авылында Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ" хәйрия фонды оештырган IV социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә җиңү яулаучылар арасында беренче мәктәпнең 8 "в" сыйныф укучысы Алсинә Шахвердян да бар (сыйныф җитәкчесе Люция Смирнова). "Экология" номинациясендә "SOS. Кама ярдәм сорый" проекты белән катнашкан конкурсант 135 мең сум күләмендә...
-
Финляндиягә тәҗрибә тупларга
Татарстаннан 17 мәгариф учреждениесе җитәкчесе Финляндиядә булып кайтты. Ул республика "Алгарыш" программасы кысаларында оештырылды. Бу хөкүмәт гранты Россия, чит ил мәгариф һәм фәнни учреждениеләрдә педагогларның һөнәри осталыгын үстерүне күзаллый. Шәһәрнең 1 нче гимназиясе директоры Надежда Маслихина, делегация әгъзасы буларак, "Мәгариф сыйфатын бәяләү системасы" темасы буенча стажировка узды. Надежда Валерьевна белдерүенчә,...
-
Биючеләр төркеменә кабул ителделәр
Сәнгать мәктәбендә хореография бүлегенең беренче сыйныфына килүчеләр өчен бәйрәм оештырылды. Биюче исеменә лаек булыр өчен балалар сынаулар аша уздылар. Беренче авырлыкларны җиңүчеләр бүлектә укучы антын әйтеп, тантаналы багышлау йоласында катнаштылар. Учреждение педагоглары истәлеккә медальләр, бүләкләр тапшырдылар. Өлкән сыйныфлар чыгышы бәйрәм геройлары өчен осталык өлгесе булды.
-
Армиягә китә егетләр
Хәрби хезмәткә чакырылу кампаниясе дәвам итә. ТР Хәрби комиссариатының Менделеевск районы буенча гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Сергей Вележев хәбәр итүенчә, октябрь-декабрь айларында 48 егет төрле гаскәрләрне тулыландырачак. Чакырылыш башланганнан бирле 34 үсмер хәрби бурычын үтәргә җибәрелгән 7 декабрь көнне тагын алты менделеевлы армия сафларына озатылачак.
-
“Мавыктыргыч классика”
Сәнгать мәктәбенең кече һәм урта төркем укучылары шундый исемле конкурста катнаштылар. Музыка коралларында уйнаучылар классикага мөрәҗәгать иттеләр. Еллар, гасырлар аша сынау узган әсәрләр хәзер классика тамгасын йөртә. Нәкъ менә шундый музыка яшь сәнгать сөючеләргә өлге. Биредә сыналучылар ул көнне менуэт, гавот, ригодон, вальс, опера һәм балетлардан өзекләр башкардылар. Жюри Алсу...
-
Концерт белән кунакта
Шимбә көнне С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның "Былина" рус җырлары ансамбле (җитәкчесе Инна Килеева), Зәй шәһәренең "Энергетик" мәдәният йорты "Магия" халык биюе төркеме (җитәкчесе Марина Петленко) Ижёвка авылы тамашачысы алдында зур концерт программасы белән чыгыш ясап, онытылмаслык тәэсирләр калдырдылар. Озак көткәннән соң республика президенты программасы кысаларында төзелгән яңа объект - авыл...