8 июль 2015 яңалыклары
-
Кама буенда уңайлыклар булачак
Чиста комда кызынырга, махсус билгеләнгән урында су коенырга - мендлеевлылар бу турыда озак еллар хыялланды. "Кама буенда яшәп тә, пляж булмау - бу нонсенс", диләр иде алар. Район җитәкчелеге елга буе ял зонасын төзекләндерүгә акча һәм мөмкинлекләр тапты. Хәзер территория чүп-чардан чистартыла, 1000 тоннага якын ком кайтартылды.
-
Киресенчә көн, “Ералаш” һәм мультфильмнар
Ижевка мәктәп яны лагерында «Киресенчә көн» чарасы узды. Балалар бик теләп шаян бәйгеләрдә катнаштылар, бер-берсенә исемнәрен кирегә әйтеп эндәштеләр, хәтта киемнәрен дә алдын артка киеп йөрделәр. «Киресенчә көн» «Ижминводы» санаториеның балалар һәм күзәтү мәйданчыгына бару, "Ералаш" һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.