9 октябрь 2013 яңалыклары
-
"Гүзәллекнең үзе сез"
Бәзәкә мәдәният йортында узган чара шулай дип аталды, ул Өлкәннәр көненә һәм Экология елына багышланды. Җыелганнарга китапханәче Фәния Башарова "Чишмәләрне саклагыз" дигән чыгыш тәкъдим итте. Чараның икенче өлешендә спорт уеннары, чәй мәҗлесе оештырылды.
-
Монашлылар – җиңүче
Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү сыйфатын яхшырту, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатыннан республика конкурсының район этабы узды. Бәйгедә катнашкан башлангыч сыйныф укытучылары тема буенча методик эшләнмәләр тәкъдим иттеләр. Монаш мәктәбе педагоглары Людмила Никандрова һәм Любовь Николаева җиңүчеләр дип игълан ителде. Башлангыч сыйныфлар өчен әзерләгән материаллар республика бәйгесендә сыналачак.
-
“Без бергә бәхетле”
"Наркотикларсыз тормыш" дип аталган психотроп матдәләр куллануга каршы оештырылган республика айлыгы игълан ителде. Бу уңайдан социаль үзәкнең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге хезмәткәрләре чара уздырды. "Без бергә бәхетле" дип аталган шөгыльдә авыр социаль хәлдәге тугыз бала һәм алты ата-ана катнашты. Психолог Т.Муканова җыелганнар алдында "Наркотикларның кеше организмына тәэсире" дигән...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы мактау грамотасы белән бүләкләнде: Павлова Гөлнара Фридовна - Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Мәүлиева Әлфия Мирхаҗиановна - 1 нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы; Антипова Илсөяр Искәндәровна - коррекция мәктәбе тәрбиячесе. Менделеевск муниципаль район...
-
Тәҗрибә ясауга сезнең караш?
Республикада яңа җиһаз (хромотограф) ярдәмендә тәҗрибә ясау старт алды, ул 30 меңнән артык наркотик матдәне барларга мөмкинлек бирә. Әлегә тәҗрибәдә Казан һәм Түбән Кама шәһәрләренең студентлар һәм мәктәп укучылары катнаша. Тикшерү сайлау юлы белән үткәрелә. Республика наркодиспансер лабораториясе белгечләре хромотограф ярдәмендә сидек анализы буенча кешенең биологик мохитендә наркотик матдә барлыгын...
-
Героин һәм гашиш зонага барып җитмәде
10 нчы холык төзәтү колониясе хезмәткәрләре гадәти булмаган наркодилерларны тоткарлады. Аеруча зур күләмдә гашиш һәм героинны территориягә алып керергә омтылганда колониядә утыручы ирләре янына берничә тәүлеклек күрешүгә килгән хатыннары тотылды. Ачыкланганча, тугры тормыш иптәшләре бу җинаятькә үзләре теләп бармаган. "Хәерчелектә һәм төрмәдә булмам дип сүз бирмә" дигән гыйбарәне хатыннар үз...
-
Хөрмәт хезмәт белән яуланган
Халыкара Өлкәннәр көнендә "Сугыш елларында фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән тыл ветераны Рәшидә Миңнеәхмәтова икеләтә бәйрәм уңаеннан котлаулар кабул итте. Бу көнне аңа 90 яшь тулды, шуңа күрә әһәмиятле вакыйга район администрациясе һәм ветераннар советы тарафыннан игътибардан читтә калмады. Юбилярны котлап, район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин аңа Президент Владимир...
-
Ветераннар – завод горурлыгы
Җомга көнне ведомство ашханәсенең уңайлы залында "Менделеевсказот" химия производствосы ветераннарын хөрмәтләү кичәсен алып баручы Сәрия Абдрахманова ачты. Тантана хуҗаларына тәбрикләү сүзе белән предприятиенең генераль директоры Фирдис Абдрахманов мөрәҗәгать итте: - Хөрмәтле ветераннарны каршылауга ныклап әзерләндек, - диде ул, - хәтта завод ашханәсендә ремонтны да төгәлләдек. Сез - безнең горурлык, заводлыларның...
-
Укытучыга дан һәм мәдхия
Укытучылар көненә багышланган тантана "Юность" район мәдәният йортында үтте. Чарага учреждение, предприятие, оешмалар җитәкчеләре, социаль партнёрлар, педагогик хезмәт ветераннары, яшь белгечләр чакырылды. Көн геройларын район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, мәгариф идарәсе начальнигы сергей Данилов, хәрби комиссар Дамир Вәлиев котлады. Иң яхшы хезмәткәрләр төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары белән бүләкләнде. - Мин...
-
Өч меңнән артык агач утыртылды
Шимбә көнне шәһәрлеләр "Яшә, урман!" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Агач утырту өмәсенә иң беренчеләрдән булып совет рәисе Любовь Сорокина җитәкчелегендә ветераннар чыкты. Үсентеләр китергәнче, алар элек утыртылган агачларны барлыйлар. - Ел саен автовокзал янында утыртабыз, нәтиҗәсен дә күрәсе килә. Менә бу агач алынып киткән, хәзер яфракларын койган. Ә менә монысы корыган,...