10 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Чыршы бәйрәмендә “Пицца” җырлады
Башкалабызда узган президент чыршы бәйрәмендә Менделеевск балалары да катнашты. Алар сәяхәттән алган тәэсирләрен корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина белән бүлештеләр. Дмитрий Егоров, 3 нче мәктәпнең 7Б сыйныфы укучысы, каратэга йөрүче: - Президент чыршы бәйрәмендә беренче мәртәбә катнаштым. Барысы да ошады: чара узган зур комплекс, дистәләгән кеше катнашында театральләштерелгән тамаша. Безгә ел символы...
-
Акыллы, талантлы, сәләтлеләр
Районның иң яхшы укучылары - төрле дәрәҗәдәге олимпиада, бәйге һәм фестивальләр җиңүчеләре һәм призёрлары район башлыгы Игорь Привалов белән очраштылар. Бәйрәм чарасы Балалар иҗат үзәгенең матур бизәлгән залында булды. - Сез - районның горурлыгы, - диде Игорь Анатольевич. - Бары тик алга барыгыз, идея һәм планнарыгызны кыю тормышка ашырыгыз. Яңа...
-
Иң яхшылар лаеклы бүләкләр алды
«Юность» район мәдәният йортында Хезмәт даны кичәсе узды. Тамаша залының беренче рәтләрен тантана хуҗалары алды. Аларны хупларга коллегалары һәм туганнары килгән. - Бүләкләнүчеләр арасында безнең коллегабыз - ОТК контролеры Галина Бадаева да бар, - дип сөйли «Менделеевсказот» заводы лабораториясе хезмәткәре Марина Кириллова. - Галина Петровна озак еллар дәвамындагы фидакарь хезмәте...
-
Бабам әтисен җиде яшендә күргән
Балалар иҗат үзәге шәкертләре күп еллар дәвамында әби-бабалары, авылдашлары сөйләве буенча сугыш елъязмасын язалар. Проект җитәкчесе - Лариса Дудакова. Бөек Ватан сугышы башланганда әбием Миңнеһөда Шәйдулловна Насыйфуллинага нибары ике яшь була. Бабам Габденур Галимович Насыйфуллин 1941 елда туган. Алар икесе дә Татар Ахтиялы авылыннан. Бик кечкенә булганлыктан, сугыш турында әти-әниләре...
-
Киләчәгебез чистарак, яктырак, яхшырак булсын
Россия һәм Татарстанда Әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган республика экологик-агарту акциясе кысаларында республиканың барлык, шул исәптән Менделеевск мәктәпләрендә, дүртенче һәм йомгаклау "Чисталык дәресе" булды. Журналистларыбыз аларның кайберләрендә катнашты. Йөзгә кадәр яшәр өчен... Дүртенче мәктәпнең өченче сыйныфында "Чисталык - сәламәтлек нигезе" темасына дәрес уен формасында узды. Балалар бик теләп табышмакларга җавап...
-
Раштуа ярминкәсе – изге традиция
Татар Чаллысы авылында Раштуа ярминкәсе изге һәм матур традициягә әйләнеп бара. 8 гыйнварда җирлек территориясендә булган бәйрәм чарасында катнашучы авыл халкы һәм кунаклар шундый фикергә килде. Идея биреп дәртләндерүче җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова җитәкчелегендә социаль-мәдәни учреждениеләр хезмәткәрләре өченче ел рәттән изге традицияләрне һәм йолаларны яңарту буенча тыгыз элемтәдә эшлиләр. Ярминкәгә...
-
Билгеләнү
"Ижминводы" санаторие профсоюзлары дәвалау-профилактика учреждениесе директоры итеп Айдар Рөстәмович Садыйков билгеләнде, 1962 елда туган, югары белемле, 1984 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган, техник фәннәр кандидаты.
-
IТ-чемпионнарны бүләкләделәр
Казанның IТ-паркында «IТ-чемпион» конкурсының III этабында "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә һәм "ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталын үстерү" иҗади номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурста иң актив катнашучыларга iPad планшетлары бирелде. Бүләкләнүчеләр арасында безнең районнан Айдар Хәбиров, Эмиль Вәлиев һәм Артем Минсадыйров та бар. Быел 1 мартта башланган һәм өч этапта...
-
“Бердәм Россия” Кыш бабае котлый"
Шундый исемле акция кысаларында Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында аз керемле, тәрбиягә бала алган гаиләләргә шулай ук партия оештырган конкурс җиңүчеләренә игътибар бирелде. Песәй, Ижёвка, Бөрешле, Монай, Татар Чаллысында яшәүче балалар Кыш бабай кулыннан бүләкләр алып сөенделәр. Акция "Бердәм Россия" партиясе депутатлары, Л.Карпов исемендәге, "Менделеевсказот" химия һәм икмәк заводлары...