10 июль 2013 яңалыклары
-
Мошенник хатын банктан зур суммада акча үзләштергән
Һәр көнне вазифаң зур суммада акча белән бәйле булганда, күңел азудан, ымсынудан баш тарту бик кыен. Шәһәребездә яшәүче 43 яшьлек ханым да нәфесен тыя алмыйча, банкның 50 яшьлек клиентының шәхси исәбеннән җиде миллионнан артык акча урлый. Төгәлрәк әйтсәк, зур суммада матди зыян 7300007 сум 48 тиен белән исәпләнә. Тикшерү, аннан...
-
Экологик рейд уздырылды
Дүшәмбе көнне журналистлар төркеме шәһәр буенча экологик рейдка чыкты. шунысы кызганыч, нәтиҗәләр куанырлык түгел. Иң элек 1 нче мәктәп янында урнашкан стадионда тукталдык. Көндезге 11 сәгатьтә бу урында чагыштырмача чиста. Мәктәп яны лагеры тәрбиячесе Полина Чермакова аңлатуынча, иртән стадион территориясендә кич утыручылар ташлап калдырган пластик һәм пыяла шешәләр, азык-төлектән бушаган...
-
Район газетасын юлдаш итеп
Район газетасына чираттагы язылу кампаниясе төгәлләнде. Буген без газетага тугрылыклы булып калганнарга рәхмәт әйтәбез һәм нәтиҗә чыгарабыз. Елдан ел газетага коллектив язылуны оештырган җитәкчеләргә һәм депутатларга аеруча рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Менә алар - Дамир Шәмсин (Карпов исемендәге химия заводы), Фирдис Абдрахманов ("Менделеевксазот"), Анатолий Нюхнин ("Ижминводы" санаторие), Мөслим Гилев (үзәк...
-
Сабыр холыклы, игелекле шәфкать иясе
Мин яшәгән йорт подъездына таба еш кына мөселман хатыннарына хас булганча озын җиңле һәм итәкле күлмәктән, өстеннән камзул кигән, башына матур итеп кашемир яулыгын бәйләгән бер ханым атлый. Фатирым тәрәзәсеннән аны күзәткәндә мин сокланып, кайвакыт "ак" көнләшү белән озатып калам. Һәрвакыт чиста, пөхтә, килешле итеп киенгән, кулындагы төргәгендә күчтәнәче булган...
-
Аварияләр беркемне дә аямый
6 июльдә Алабуга-Ижевск трассасының 18 нче километрында 1994 елгы мопед йөртүче зыян күрә... Ижевскига юл тотучы шофер каршы полосага чыгып, аңа килеп бәрелә. Зыян күрүче Яр Чаллы больницасына озатыла. Җил уйнатып машинада элдерергә яратучы һәм юлда игътибарлыгын югалтучыларның сәяхәте күңелсез тәмамланды. Атна дәвамында штрафлы машина кую урынына сигез автотранспорт урнаштырылды....
-
Ушковлар йорты реставрацияләнәчәк
"Татар махсуслаштырылган фәнни-реставрация идарәсе" ААҖ Ушковлар усадьбасының төп йорты бинасын торгызу буенча проект эшләрен үтәүгә тендер отты. Бу максатта килешү төзү бара, ремонт эшләре ике миллион сумнан артыкка төшәчәк. Киләчәктә бинада төбәгебез тарихы музеен урнаштыру планлаштырыла. Якын арада анда белгечләр - архитекторлар һәм реставраторларның килүе көтелә.
-
Универсиадага теләктәшлек күрсәтеп
Узган атнада "Химик" стадионында Универсиадага теләктәшлек йөзеннән районның инвалидлар җәмгыяте спартакиада уздырды. Әһәмиятле вакыйгага багышланган чарада көч сынарга теләүчеләрне "Юность" район мәдәният йорты янында автобус көтте. Без шул арада спорт сөючеләр белән аралаштык. Күп еллар җәмгыять идарәсе әгъзасы буларак һәм мондый спорт ярышларында еш катнашучы Мария Кукаркина фикере белән бүлешә....